Руслан Кираметдинов үкенече турында сөйләгән

Җырчы Руслан Кираметдинов журналист Гөлназ Хәбибуллинага үзен борчыган хәлләр турында сөйләгән. 

«Интертат» хәбәрчесенең: » Син хәзер балаларың тормышында ничә процент бар, Руслан?» —  дигәнгә ул:
— Үзем теләгән кадәр түгел, кызганычка каршы… Халык шундый кызык ул. «Балаларыңны кара, янәшәләрендә бул», дип язалар. Менә шундый кешеләрне мин каршыма утыртып аңлатыр идем: мин балаларым белән бергә яшәмим, аларга тәрбия бирә алмыйм… «Воскресный папа» булып, ялларда күрешкәндә генә мин аларга нәрсә өйрәтим, әйтегез әле? Мине ул мөмкинлектән мәхрүм иттеләр.

Балаларым да моңа бик борчыла. Ялтыравык алып биреп кенә юатып булмый бит ул баланың күңелен. «Балаларыңны карамыйсың» дип язучы кешеләргә шуны гына әйтәсем килә: мин балаларыма үзем теләгән кадәр игътибар, тәрбия бирә дә, алар тормышында була да алмыйм. «Аерылыштык та балаларны барыбер үзем карыйм» дигән сүз – әкият ул. Алай берничек тә була алмый. Аерылгансың икән, син инде балаларыңның тормышында кечкенә генә өлеш калдың дигән сүз… Иллюзия ул аерылышкач та әйбәт әти булып калу.

Әниләре үзе дә гел гастрольләрдә, кайтып та кергәне юк. Безнең балаларны аның сеңлесе карый. Ул болай да авыру, йөрәгендә аппарат тора. Бер ул гына ничек җитешеп карап бетерә алсын балаларны? Алар хәзер татар телен онытты. Минем белән яшәгәндә татарча матур итеп сөйләшәләр иде. Камил азрак белә әле, ә Ясминә бөтенләй татарча белми хәзер. Миңа килгәч: «Монда татарча сөйләшәбез», – дим инде мин аларга.

Ялларда алып киләм. Әни килгән саен кунак итеп җибәрә, бәлешләрен, өчпочмакларын пешереп. Әни дә сагына. Бу – җиңел түгел, барысын да үзебез генә беләбез, – дип җавап биргән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү