Без инде күптән табигатьтән аерылганбыз икән. Чаллы драма театрының Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» спектаклен карагач, әнә шундый уй туа. Табигатькә якынайсаң, син инде башкалардан аерылып торасың, син сәер, син – я убыр, я сихерче.
Бу фикергә ым-ишарә сәхнә бизәлешендә дә бар. Сәхнәгә полиэтилен чаршау тарттырылган. Әһә, дисең, каһарманнар куык эчендә яшәячәкләр икән, ә Убырыбыз – тышында. Һәм укучысын да кысалардан тартып чыгарачак икән. Ул шулай булды да.
Әсәрнең кыскача эчтәлегенә килсәк, Сәвилә үзенең укытучысы Тәминдарга гашыйк була. Әмма Тәминдар ихлас мәхәббәтне түгел, карьераны сайлый, тәнен дә, җанын да дәвалаган кызга исә Сихерче кушаматын тага.
Олег Кинҗәгулов, режиссер:
«Кеше шуны оныта: ул җирдән туган, җиргә китә. Үзе белән мең квадрат метрлы коттеджын алып китә алмый… Бүген Убырлар кирәкме дигәндә, тирә-якның матурлыгын күрә белгәннәр кирәк, һәм шул матурлыкны смартфонга төбәлеп йөргәннәргә аңлата-күрсәтә белгәннәр кирәк. Тик монда икенче әйбер бар: ә без аларны ишетергә әзерме соң? Таяк ике башлы».
(Айгөл Әхмәтгалиева әңгәмәсеннән)
Проза әсәре сәхнәгә менә икән, автор сүзеннән башка булмый. Режиссер кызык чишелеш тапкан: Сәвиләнең авылдашларын автор сүзен җиткерүче дә иткән. Нәтиҗәдә сәхнәдә вакыйгалар агышы тизәйгән.
Образлар да үзенчәлекле. Убыр, мәсәлән, шәһәр «каргасы»на әйләнгән. Сәвилә – хәзерге заман укучы кызы. Кызда үзенең ишен күргәч, аңа белемнәрен тапшыра башлагач, Убырыбыз кара киемнәрдән арынып, ак яулыклы белекче әбигә әверелде. Һәм мондый күчеш-үзгәрешләр һәр образда булды. Мөгаен, шуңа Убыр ролендәге Чулпан Әскәрова «Тантана» премиясендә – «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә, Сәвиләне уйнаган Алсу Сәгыйдуллина «Дебют» номинациясендә җиңгәндер дә әле, ә спектакль «Зур формадагы иң яхшы спектакль» булып танылды.
Шунысы да бар, узган гасырның туксанынчы елларында язылган бу әсәрне берничә театр куеп карады. Әмма ул куелышлар Чаллы театры кебек кассага эшли алмады. Хикмәт нәрсәдә соң? Мөгаен, автор белән бер дулкында булудадыр.
Нәбирә Гыйматдинова, язучы:
«Бу әсәр язылганга 35 ел булды. Мин шаккатам: табигать һәм кеше, кешелеклелек, үзара мөнәсәбәтләр бүген дә актуаль, мәңгелек проблемалар икән. Аңлашыла ки, сәхнәгә проза әсәре тулаем менә алмый, режиссер аның бер өлешен генә алган һәм бик оста тасвирлаган. Әсәр сәхнәгә чиста килеш менгән. Кайбер режиссерлар халыкны җәлеп итәр өчен әллә нәрсәләр өстәп бетерә дә әсәр «пычрана». Авторның нәфесе бик зур, билгеле. Аның күп нәрсәне күрәсе килә, әмма сәхнәгә режиссер хуҗа, мин моны аңлыйм һәм кабул итәм. Табышлар бик күп, ул сәхнә бизәлешеннән үк башлана. Хәзер яшьләрнең дөньяга карашы бөтенләй үзгә. Шуңа күрә мин Убырның төс-кыяфәтен, проблемалар чишелешен дә кабул иттем».
Яктылык күрә, яхшылык эшли белгән кеше күңелендә Сәвилә яшидер, миңа калса. Дөрес, һәркемнең – үз Сәвиләсе. Шул Сәвиләне уятасы да, айфон-смартфоннардан аерылып, табигатькә багасы. Бәлки шунда яңгыр явар алдыннан эт эчәгесе чәчәгенең йомылуы искә төшәр. Табигатьне аңлый башлагач, синоптикларның да кирәге калмас. Кайчан да булса шуңа әйләнеп кайтырбыз шикелле. Бәлки…
«Дөньяда үлемсез өч нәрсә бар: табигать, җан, мәхәббәт. Ахырзаман җитеп, дөньяның асты-өскә килсә дә, туфракта яңадан орлык шытар, үлән үсәр. Ә яшеллектә, һичшиксез, тере җан иясе яралыр. Ә җан яралгач, анда мәңгелек хис туар. Ул хис мәхәббәт дип аталыр».
(«Сихерче». Нәбирә Гыйматдинова)
Сүз уңаеннан: мәхәббәте салып тапталган табигать баласы турында фильмнар да шактый. Алар арасында иң популяры – Анджелина Джоли катнашындагы «Малифисента» дигән фентези. Малифисента – шул Сәвилә инде ул. Җитмәсә, моннан 35 ел элек үк язылган. Нишләп күрмәгәннәрдер. Әле тагын күпме күрелми яткан әсәр бардыр татар әдәбиятында.
Фото: shahrichalli.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat