Нәрсәдер төзисең икән, тегенең бөтен кыек-мыек җирләре зур булып күренә. Багана утырткансың икән, мәсәлән, теге якка авышрак, бу якка туңкайган, дип тегене әвеш-тәвеш китерәсең. Аннан җепсәсенең тигезлеген карыйсың. Миллиметрына кадәр күренә, күңелеңнең берәр почмагына бәрелеп, кырып тора. Тегене тигезләмичә тукталып булмый.
Бөтен нәрсәне дә тигезләп, барысын да камилләштереп бетереп булмый бит инде. Кайберләре кала. Кайсыларын: «Ярар, соңыннан төзәтермен әле», – дип үзең калдырасың.
«Соңыннан» дигән сүздән дә ныграк сузылган төшенчә юк. Асылда ул мәңгелекнең аргы очындадыр инде. «Соңыннан эшләрмен», – дип калдырган нәрсәләр гадәттә шул килеш кала. Төзегән вакытта гына ул миллиметрына кадәр күрәсең, бөтен нечкәлегенә игътибар итәсең, ә соңыннан барысы да онытыла. Шыр кыек җирләренә дә күз өйрәнә, кайчандыр күзеңә кадалырдай булып тырпаеп торган урыннарын күрми башлыйсың. Бармы – бар, торамы – тора.
Әле менә иске сарайны сүтеп ташладык. Кыегында кәкрәйгән бер кадакны суырып алдым. Мин аны моннан утыз еллар тирәсе элек үк: «Ярый, соңыннан алып ташлармын әле», – дип калдырган идем. Сарай тузганга кадәр шулай калган. Артык зыяны да булмаган инде аның, файдасы да. Бик текәлеп кенә карамасаң, күренми дә үзе. Ә текәлеп карасаң…
Алай да була ул. Йолдызларның ятышы туры килепме, бүтән берәр сәбәп беләнме, теләсә-кайсы әйбернең гел кимчелекләрен, җитешсезлекләрен генә күрә башлыйсың. Һәм бөтен нәрсә гел җитешсезлекләрдән генә торган шикелле була. Баганасы авыш, җепсәсе кыеш, коймалары чалшайган, кадаклары кәкрәйгән… Төзелеш турында әйтүем, мисал өчен генә. Һәр өлкәдә шулай бу. Хәтта әдәбиятта да. Хәтта үзең язган әсәрләр дә гел кимчелектән генә торган шикелле тоела да: «Әстәгъфирулла, кеше моны ничек укый икән?» – дип уйлап куясың. Үзеңнекен дә шулай дип уйларлык булгач, башкаларныкына сан да юк инде.
Кешеләр үзләре дә кайчагында гел тискәре сыйфатлардан гына торган сыман була. Мактана, шыттыра, алдаша… И, беткәнмени инде көн дә кабатлана торган җитешсезлекләр. Югыйсә үзең аңлап торасың барысын да. Кешенең мактануы – табигый хәл. Аз гына шыттыру да гаеп түгел, ашка тоз салган сыман гына бит инде ул. Җөмләне матурлау, сүзне тәмләтү өчен. Алдашу турында әйтеп тә торасы юк. Бүген безнең бөтен тормыш шуңа корылган. Һәртөрле имиджлар, брендлар, тагын әллә нәрсәләр чорында яшибез ич. Аз гына шыттырмыйсың, чүт кенә алдамыйсың икән, берни дә сата алмыйсың. Беркемне дә үзеңә карата алмыйсың. Гомумән, берни дә кыла алмыйсың, хәтта яши дә алмыйсыңдыр әле. Гел генә дөресен сөйләп торсаң, утыртып куярга да, бәреп үтерергә дә күп сорамаслар. Йолдызлар ялгыш ятканда, кимчелек шикелле тоелса да, кеше табигатенең бер өлеше бит инде болар.
Гомер буена гел кимчелек кенә күреп яшәгән кешеләр дә була. Алар бөтен нәрсәне дә тәнкыйтьләп кенә тора һәм үзләрен гаделлек өчен көрәшүче итеп күрсәтергә тели. Чынлыкта аз гына бүтәнчәрәк инде ул. Кемдер сарайны күрә, кемдер аның кыегында кәкрәеп торган кадакны. Ул кадакны суырып алып ташласаң да, төзәйтеп кагып куйсаң да берни үзгәрми, һәрхәлдә, сарай шул ук сарай килеш кала.
Вак-төяк җитешсезлекләрне күрмәскә өйрәнү кешедәге үз-үзен саклау инстинктының бер төредер бәлки. Югыйсә адәм баласы бернинди матурлык та, бернинди яхшылык та күрә алмас иде бит. Гомер буена кимчелекләр томаны эчендә яшәр иде.
Шундый зур һәм фәлсәфи уйлар белән бер багана утыртып куйдым әле. Аз гына авышрак, кәнишне. Ярый торсын. Күз өйрәнә аңа.
Фото: Татар-информ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat