Рөстәм Миңнеханов Олег Скуфинский белән очрашты

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.

Очрашуда төбәкара дәрәҗәдә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук «Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү буенча чаралар барышы турында да фикер алыштылар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Олег Скуфинскийга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләк нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанның социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга өлеш керткән өчен тапшырылды.
Шундый ук бүләкне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Елена Мартыновага да тапшырдылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү