Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнде диярлек. Әлеге вакытта кырларда дүрт мең гектарда язгы бодай һәм карабодай калып килә.
Моннан тыш, аграрийлар рапс, көнбагыш, яшелчәләр, шикәр чөгендере, кукуруз җыю, көзге чәчү, җир эшкәртү белән мәшгуль. Җыеп алынган уңыш күләме – 3 млн 662 мең тонна ашлык. Чыгышы – гектарына 27,8 центнер.
Республика күмәченә иң зур өлешне Буа һәм Тәтеш (170 мең тоннадан артык), Арча (160 мең тонна) районнары игенчеләре керткән. Тәтеш уңдырышлылык буенча да сынатмаган: гектарына 38,9 центнер. Шулай ук Кукмара (37, 8 центнер), Әтнә (34.,4), Кайбыч (32,9) районнарының күрсәткечләре мактап телгә ала торган. Ә менә Баулы (17,2), Ютазы (19,6) Әгерҗе (20,6), Азнакай (20,8) районнары игенчеләренә мул уңыш җыеп алырга көчле яңгырлар комачаулады.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat