Авылның караңгы кичләре кайчан яктырыр?

«Безне мәчет төзелеше, урамнарны яктырту мәсьәләсе борчый. Баганаларны алыштырырга, янгын гидрантлары куярга тиешләр иде. Тик һаман да башкармыйлар әле. Балаларга уйнар өчен мәйданчык та юк. Район хакимияте әлеге мәсьәләләргә салкын карый. Мәчет авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Зиратның рәшәткәләрен дә авыл халкы белән тоттык. Әле эшлисе эшләр шактый».

Гөлнур Мингалиева.

Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылы

Кече Мәрәтхуҗа – төзек авыл. Пропискада 134 кеше исәпләнә, йөздән артыгы авылда яши. Иң элек кибеткә сугылдык. Мәчет төзелешенә акчаны нәкъ менә кибетче Раушания Хәмидуллина җыя икән.

–  Мәчет берничә ел элек төзелә башлады. Авыл халкы, иганәчеләр булыша. Газ кертү өчен 310 мең сум акча кирәк. Эчке эшләр дә бар. Менә шуңа акчабыз юк. Иске мәчетебез эшләп тора. Аны ремонтладылар. Авылдашлар җомга намазына, гает бәйрәмнәренә йөри, – диде ул.

Суфия Гобәйдуллина, җәй буе авылда яшәп, көзгә шәһәргә китә. Аны бар нәрсә дә канәгатьләндерә.

– Мәчет тиз генә төзелми инде ул. Акча бетсә, тагын җыярбыз. Киткәндә, 5 мең сум биреп китәрмен. Казанда яшәүче яшьләр дә булыша. Пенсия алгач, садака бирүчеләр дә бар, – ди Суфия ханым. – Чишмәне төзекләндерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин тырыша инде ул. Юлларыбыз әнә ничек яхшы бит. Шәһәр балалары каникулга кайткач, роликларда гына элдерә. Кибеткә товар кайтып тора. Авыл көнен дә үткәрдек. Зарланырга бер урын да юк.

Хат язучы Гөлнур Мингалиева тумышы белән Кукмара ягыннан. Укып бетергәч, Кече Мәрәтхуҗага юллама белән эшкә җибәргәннәр. Фермада  зоотехник, мал табибы булган.

– Минем генә гозер түгел бу. Медпункт урамында караңгы, ут янмый. Анда  12 йортның тугызында дачниклар яши. Төлкеләр дә йөргәли. Шул урамда яшәүчеләргә уңайсыз. Һәйкәл янында да ут янмый. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итәсе иде, – ди 62 яшьлек Гөлнур ханым. – Балалар мәйданчыгы да кирәк. Аны урнаштыру урыны турында бер мәртәбә сүз чыккан иде, шуннан соң башка кузгатылмады. Авылда балалар – 5–6 тирәсе. Шәһәрдән оныклар да кайта бит. Җәй буе авылда торып китәләр. Зарланмыйбыз, авыл бетмәсен, тормыш яхшырак булсын, дип телибез.

Моңарчы фельдшер булып эшләгән Нурания Хәмидуллинаны да 44 ел элек юллама белән җибәргәннәр. Аңа 68 яшь. Хәзер ул, блогер буларак, Кече Мәрәтхуҗа тормышын социаль челтәрләрдә яктырта.

– Авылның югары күтәрелгән, түбән төшкән чаклары да булды. Элек балалар бик күп иде. Бакча, мәктәп, кибетләр гөрләп торды. Дуңгыз фермасында 60–70 кеше эшләде. Комбайнчы, тракторчылар да бар иде. Узган гасырның туксанынчы елларында колхозларны бетерделәр. Оптимизация дип мәктәпне яптылар. Ул чакта бик күңелсез булды. Эшкуарлар яңадан фермалар ачты. Авыл янә күтәрелеп китте. Яңа клуб, медпункт төзелде. Юлга асфальт җәелде. Авылның яңаруына сөенәбез. Бөтен җирдә – матурлык, яшеллек. Чия бакчаларыбыз күп. Язын авыл ап-ак чәчәккә күмелә, – ди Нурания апа, үткән белән бүгенгене чагыштырып.

Баганадагы утлар мәсьәләсенә дә тукталды ул. Бер кич капка төбенә чыгып утырган. «Күктә йолдызлар яна, самолетлар оча, ә баганада ут юк. Авылда кап-караңгы, күңелсез булып китте. Вакытлы күренеш дип беләм», – диде ул.

Без килгәндә, Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин   трактор рулендә иде. Җирлектәге юлга таш җәеп ятулары икән.

– Һәйкәл буендагы утлар янмый. Яктырткычларны алыштырырга  әлегә финанс юк. Гагарин урамында багана башына менәргә кирәк. Электрикларга әйттек. Вышка булуга, килеп караячаклар. Үзара салым акчасын кеше башыннан 500әр сум җыябыз. Зират коймалары тотылды, чишмәләр төзекләндерелде, юллар каралды. Киләсе елда башкарылачак эшләрне референдумда хәл итәчәкбез, – диде Айрат Җиһаншин.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина әйтүенчә, акчасыз гына проблемаларны хәл итеп булмый. Барысы да шуңа килеп терәлә. Финанс булгач, нормативларга карап, программаларга кертелә. Тәртибе шундый. Бу мәсьәлә буенча инфраструктура үсеше бүлеге шөгыльләнә.

Шул бүлеккә дә шалтыраттык. Анда Кече Мәрәтхуҗадан балалар мәйданчыгы төзү буенча мөрәҗәгать кермәвен әйттеләр. Ә менә 18 яктырткыч кирәклеге турында гариза алганнар. Димәк, тиздән авылның караңгы кичләре яктырыр.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү