74 яшьлек әнисен өеннән куып чыгарган кызы: «Минем әни башка юк»  

Казанның Борисоглебское бистәсендә яшәүче Маргарита Макарованы кызы өеннән куып чыгарган. 74 яшьлек апаның алдагы язмышы өчен борчылган күршеләре безгә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Без ике якның да фикерен тыңлап, гыйбрәт алырлык язма әзерләдек.

Бикле ишекләр   

Маргарита Макарова гомер буе «Казанзернопродукт» оешмасында эшләгән, хезмәт ветераны. Олы кызы Татьяна сөйләвенчә, заманында ире белән бергәләп ике бүлмәне фатир сатып алалар. Тагын бер фатир Маргаритага иреннән мирас буларак күчә. Моннан җиде ел элек төпчек кызлары Аня белән килешәләр дә, шушы ике фатирны сатып, Борисоглебское бистәсендә ике катлы йорт сатып алалар. Аня исә йортка ремонт ясый, үз исеменә рәсмиләштерә. Шушы соңгы 5 елда әниләре әлеге йортта ялгызы гына яши. Узган елның маенда төпчек кызлары ире белән аерылыша һәм улы белән бергә әнисе янына кайтып төпләнә. Әллә аерылышу шулай тәэсир итә, әллә әни белән бала бер түбә астына сыймый башлыйлар, ике арада аңлашылмаучанлыклар, ызгышлар көннән-көн куера.

– Үз вакытында Анна бик яхшы иде. Шуңа күрә мин аңа гомерем буе туплаган бар мөлкәтемне ышанып тапшырдым, – дип елый Маргарита түти. – Безнең сөйләшү буенча, ул мине гомеремнең соңгы көненә кадәр карарга тиеш иде. Йорт кызым исемендә булса да, мин барлык коммуналь түләүләрне үзем түләп бардым. Тик кызым шушы бер ел эчендә бик нык үзгәрде. Һәр нәрсәгә ачулана, минем белән дорфа сөйләшә башлады. Мөнәсәбәтләр бозылды, аның белән яшәү миңа көннән-көн авырлашты.

Ә сентябрь башында Аня капка-ишек йозакларын алыштыра.

– Без ул көнне әни белән кибетләргә барган идек. Әни сеңелемнән: «Син бу йортка башка аяк басмаячаксың. Бөтен йозакларны алыштырдым. Мин монда хуҗа, ә син беркем дә түгел», – дигән смс алды. Моңа кадәр дә ачуланышканнары бар иде, тик бик нык түгел. Әни ике арада ничек тә тынычлык сакларга тырышты. Тавыш куптармас өчен, күп вакыт күршеләргә чыгып китә иде дә кич белән генә кайта иде, – ди Татьяна.

Кыз туганнар арасында да җылы мөнәсәбәтләр юк дип аңладык.

– Бер ел элек Аняның әни турындагы: «Аңа нибары 2 дүшәмбе генә яшисе калды», – дигән смстан соң аралашканыбыз юк. Үз әнисе турында шундый сүз әйткән кеше белән ничек аралашасың? – ди Татьяна.  – Әни сеңелемне күбрәк яраткандыр бәлки. Ул һәрвакыт: «Мин картаймыш көнемдә Аня белән яшәячәкмен», – дип әйтә торган иде. Ә мин бервакытта да беркемнең ярдәменә өметләнгән кеше түгелмен. Менә хәзер дә ике эштә эшлим. Бөтен мал-мөлкәтем хәләл көчем белән табылган. Һәм шуннан канәгать булып яшәдем. Миңа иң мөһиме әни исән-сау, күңеле тыныч булсын. Мирас бүлеп тә йөргәнем булмады, тик соңгы вакыйгалар аркасында бүлешеп йөргән шикелле килеп чыга. Чөнки бар мирас сеңелемә күчте, ә әни өчен алиментны икебез түләячәкбез. Әнидән аласы әйбер булганда тәмле телле була белде, ә хәзер менә урамга куып чыгарды.

Әле ярый авыр хәлдә калган апага олы кызы белән бергә күршеләре, бистәдә яшәүчеләр булыша. Беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар да күршеләре булган. Төнгә каршы урамда калган әбине йортларына алып кайтып кундырганнар, яклап судка да барганнар. Әлеге вакытта исә өлкән яшьтәге апа олы кызы янында яши.

– Башта әни бу хәлләрне бик авыр кичерде, хәзер инде бераз тынычланып килә. Әле менә авырып кына китте. Без барыбер өйгә керергә рөхсәт итәрләр, дип өметләнәбез. Ул бит анда теркәлгән. Ничек кеше шулай бердәнбер көнне урамда кала ала инде? Минем янда булса да, әни барыбер күңеле белән үз йорты тирәсендә йөри. Ул бит анда 5 ел яшәде. Үз ихатасы, бакчасы бар иде. Ә шәһәр фатирында үзен читлектәге кебек хис итә. Эшсезлектән тилмерә. Терелгәч, кабат бистәгә кайтам, ди. Анда аны дуслары, ахирәтләре көтә, – ди Татьяна.

«Ул үзе гаепле»

Бу хәлләрдән соң, Аня әнисен акылга зәгыйфьлектә гаепләп, судка гариза тапшыра. Аның беренчесе 11 сентябрьдә була. Безнең кулга килеп эләккән видеоязмадан күренгәнчә, суд алдыннан Аня журналистларга комментарий бирүдән баш тарта. Бары тик «бер кеше» белән генә судлашуын әйтә. Шулай да без аның үзенә шалтыратып, үз сүзен, бу хәлләргә карата үз фикерен әйтүен сорадык. Билгеле, аның үз дөреслеге һәм ул апасы белән әнисенекеннән аерыла. Шунысын да әйтергә кирәк, Аня аралашкан вакытта Маргарита түтине бер тапкыр да «әни» димәде.

– Бу бер көнне, бер сәгатьтә генә килеп чыккан хәлләр түгел. Мин аның кыланмышларына 1,5 ел түзеп яшим. Ул миңа теләсә нинди сүзләр әйтә, рәнҗи. Әйтик, чиркәү шәмнәрен күп итеп яндырып, өйдә авыр ис чыгара. Кисәтү ясаганны кабул итмәде, гел үзенчә эшләде. Шулай итеп, вак-төяк көндәлек тарткалашулар зур бер проблемага китереп җиткерде. Мин йортка сугыш кырына кергән кебек кайта идем, – дип сөйли башлады ул.

Аңа кадәр сатылган ике фатирлары турында исә менә нәрсә диде:

– Бер фатирны мин ипотекага алып, аны тулысынча үзем түләп бетердем. Һәм сатуын да бердәнбер хуҗасы буларак, үзем саттым. Икенче фатир аңа әтидән калган иде. Ул (әнисе турында әйтүе) анда озак вакыт яшәсә дә, теркәлмәгән (пропискада түгел) иде. Мин улларым белән теркәлдем, фатирны да үземә һәм улыма хосусыйлаштырдым. Шуңа күрә ике фатир да минеке. Ә аны (Маргарита түтине. – Авт.) мин 2017 елда, фатирны сатар алдыннан гына теркәдем.

Аның сүзләренчә, бистәдәге йортларын Аня 2017 елда сатып алып, тулысынча ремонт ясый, ут һәм су кертә. Кыскасы, яши торган хәлгә китерә.

– Төзелеш эшләре алып барган вакытта ул Чистайда авыру абыйсын карады. Берара без аны ирем белән йортыбызда да яшәттек әле. Ә биш ел элек мин аны шушы әзер йортка алып килдем. Ялгызы яшәсә дә, йортны карап-күзәтеп, үзен ризыклар белән тәэмин итеп тордым. Шуннан соң да ул үзен бу йортның хуҗасы дип уйлый. Бу бернинди кысага да сыймый. Ул бервакытта да аныкы булмады, – ди Аня.

Аның әйтүенчә, ул киләчәктә дә әнисен йортка кертергә җыенмый.

– Әлегә суд эше бара. Миңа сәламәтлегем буенча борчылырга ярамый, шуңа күрә ул бу йортта башка яшәмәячәк, документлар буенча ул бары тик минеке генә. Барлык әйберләрен җыеп чыгарып куйдым, башка мин аны монда кертмәячәкмен. Башта ук мин аңа ике вариант тәкъдим иттем. Йә Чистайда йорт сатып алам, яки Казанда фатир арендалап торачакмын, дидем. Тик ул ни өчендер бу йортны үзенеке дип саный һәм бары тик монда гына яшәргә тели. Шуңа күрә бу хәлләрдән соң аңа болары да тәтемәячәк. Алиментка бирсен, судка мөрәҗәгать итсен, ике баласы бүлешеп, алимент түләрбез, – диде Аня.

Минем: «Сезгә үз әниегез бер дә кызганыч түгелме?» – дип соравыма каршы ул менә болай дип җавап бирде:

– Юк, хәзер бер дә кызганыч түгел. Миңа үземне кайгыртырга кирәк. Мин болай да 1,5 ел түзеп яшәдем һәм шушындый яла ягулардан соң мин әле аны җавапка да тартачакмын. Мин аңа гомер буе ярдәм иттем, ә ул миңа менә ничек итеп рәхмәт әйтте. Шуңа күрә минем әни башка юк.

Соңгы сүз урынына: чираттагы суд утырышы 11 ноябрьгә билгеләнгән. Хөкемдарлар, тикшерүчеләр биргән сорауларга җавап табылыр ул, документлар белән дә авырлыклар килеп чыкмас дип уйлыйм, алары да тәртиптәдер, тик теге дөньяда сорау алуларны да лаеклы узасы бар бит әле.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү