4 баланың агуланып үлүенең яңа сәбәбен ачыклаганнар

Красноярск краенда ишле гаиләдә 4 баланың агуланып үлүенең яңа сәбәпләре ачыкланган.

SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, хәзер гаиләнең төп агулану сәбәбен пилмәнгә түгел, бәлки дихлофоз парларына бәйләп аңлатмакчылар икән. Ата-ана чебен-черкидән котылу өчен өй эченә даими рәвештә дихлофос сипкән, бүлмәләр исә җилләтелмәгән диярлек.

Соңгы тапкыр 20 сентябрьдә дихлофос сипкәннәр. Икенче көнне иртән балалар эчләре авыртып уянган. 6 яшьлек кызлары, әтисе белән машинага утырып хастаханәгә барганда, аңын җуйган. Озакламый гаиләдә башкалар да хушсызланган. Шуңа күрә, төнлә алар дихлофос парлары белән агуланган булырга тиеш, дигән фикер пәйда булган.

Исегезгә төшерәбез: Красная Сопка авылындагы кибеттән сатып алынган пилмән һәм тавык ашаганнан соң 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек 4 бала вафат булган. Хәзерге вакытта әти-әниләре хастаханәдә дәвалана. Алардан полиция хезмәткәрләре сорау алган да инде. Йөклелекнең соңгы аена кергән ана бертуктаусыз елый ди. Гаиләнең кибет пилмәненнән агуланганмы-юкмы икәне тикшерелә. Кибет элеккечә үк эшләвен дәвам итә, әмма тикшерүчеләр барлык шикле ризыкны сатудан алган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү