Казанда яшәүче табиблар Ильмира һәм Ленар Закировларның төгәллекне һәм пөхтәлекне яраткан гаилә икәнлеге ишек төбеннән үк күренә. Бар да үз урынында, бар да тәртиптә. Тормыштагы кебек. Кайчандыр, студент чагында ук дилбегәне үз кулына алган Ленар бүген янәшәсендәге Ильмирасын кадерле хатын итеп яшәтә. Ильмира исә моннан 34 ел элек кабынган учакны сүрелдерми. Табиблар гаиләсендә без бәхетле яшәү серләре, туган телгә мөнсәбәт, туганнар кадере, әти-әнигә хөрмәт турында сөйләштек.
Гаилә ул – …
Лия Закирова (оныкчык, онык, кыз. 3 яшь):
… әти һәм әни!
Ленар Закиров (ул, әти, кияү, дәү әти):
… җылы учак.
Ильмира Закирова (кыз, килен, әни, дәү әни):
… дөньядагы иң кадерле урын.
Бәрия Закирова (әни, каенана, әби):
… бәхетнең үзе!
Нурия Хисмәтуллина (дәү әни, әни, әби):
… бердәмлек.
Булат Закиров (әти, ир, ул, онык):
… яшәү мәгънәсе.
Алинә Закирова (килен):
… бергә җыела торган җир.
ТӘРБИЯ
Алар икесе дә Мамадыш районыннан. Биш балалы гаиләдә үскән Югары Кыерлы кызы Ильмира инде кечкенәдән табиб булачагын белә. Авыл табибы (фельдшеры) Нурсабах апасы коткаручы фәрештә булып тоела аңа. Кем генә авырса да, сумкасын күтәреп килеп җитә һәм ярдәмен күрсәтә. Әнисе Нурия апа да медицина юнәлешен сайларга теләгән, әмма укырга керә алмаган. Мәктәпне тәмамлагач, Ильмира Казанга юл тота. Шулай итеп, әнисенең дә хыялын чынга ашырып, табиблыкка укырга керә. 2 нче курста укыганда, алар төркеменә Түбән Тәкәнеш егете – яңа гына армиядән кайткан Ленар килеп кушыла.
– Якташым да булгач, Ленарны якын иттем. Бик акыллы, гел «биш»кә генә укый иде. Төпле фикерле булуын да ошаттым. 2 нче курс ахырында ул миңа игътибар күрсәтә башлады. Әкренләп бер-беребезгә тартылганны сизми дә калдык. Ике ел очрашып йөргәч, 4 нче курста гаилә корырга уйладык. Якыннарыбыз, бала туса, укый алмаслар, дигән иде. Ә без баланы укып бетергәч алып кайтырга планлаштырдык, – ди Ильмира.
1990 елда була бу хәлләр. Кибет киштәләренең буш чагы. Ярый әле, стипендия алалар, ял көннәрендә эшлиләр дә. Ике яктан әти-әниләре дә ярдәм итә. Ә Ленар өйләнү турында гына түгел, туй турында да алдан уйлаган була. Эшләп, акча җыеп куя.
– Авыл клубында язылышып, кечкенә генә өйдә туй уздырдык. Шөкер, матур яшибез. Хикмәт затлы туйда да, кыйммәтле рестораннарда да түгел. Бер-береңне АҢЛАУ, ИШЕТҮ кирәк. Мин ирем өчен аның әти-әнисенә РӘХМӘТЛЕМЕН. Каенанам – бик акыллы кеше. Бер генә мисал китерәм. Туйга дип алтын балдаклар алдык. Иремә дигәне калын, минеке нечкә иде. Шуны каенанам күргән дә миңа Мамадыштан калын балдак алып кайтты. Менә шул вакытта ук, мин нинди ГАИЛӘгә кушылганымны аңладым һәм СӨЕНДЕМ, – ди Ильмира.
Алар беркайчан да юк-бар белән әти-әниләрен борчымаган. Кулларына диплом алгач, яшь гаиләне Теләчегә эшкә чакыралар. Төзелеп бетмәгән йорт бирәләр. Ир белән хатын йортны яшәп китәрлек хәлгә китерәләр дә, эшкә урнашып, Теләченең үз кешеләренә әйләнәләр. Уллары Булат исә татар балалар бакчасына йөри. 11 ел район хастаханәсендә эшли алар.
– Кешене эчәр су йөртә, ризыкны алып барып та ашап була, диләр бит. Безнең очракта та шулай булды. Теләчегә ничек барып урнашканны сизми калсак, Казанга килеп төпләнү дә тиз булды. Булатның татар-төрек гимназиясенә укырга китүе безне дә урыннан кубарды, – ди Ильмира. – Бала хакына утка да, суга да керәсең икән. Мин хәтта Теләчедән китмим дип, актык көнгә кадәр сумка да җыймадым. Зур шәһәргә барып урнашу уемда да юк иде. Бар да тиз хәл ителде. Башта энем яшәргә фатирын биреп торды. Миңа үз юнәлешем буенча дәүләт хезмәтенә урнашырга туры килде. Ленар табиб-анестезиолог-реаниматолог булып эшли башлады.
Гаилә башлыгы күп сүзле түгел. Хатыны мактап кына тора: әйткәнен үти, гаиләсен беренче урынга куя торган ышанычлы ир, ди ул аны. Ильмира да – чын татар хатын-кызы. Аларның гаиләсендә бар да үз урынында. Ир – баш, хатын – муен. Ирне узып сөйләшү юк. Ильмираның әнисе Нурия апа әйтмешли, бәхетнең иң зуры шул да инде.
– Тормышта төрле хәлләр була. Әмма ир белән хатын бер-берсен җөпләп, бер-берсенә каршы килмичә яшәргә тиеш, дип саныйм мин. Һәр кешенең гаиләдә үз урыны булырга тиеш. Ул урынны эзлисе юк, яши башлагач, үзеннән-үзе табыла, – ди Нурия апа. – Гаиләнең иминлеге кешенең тормышны ничек кабул итүеннән дә тора. Әгәр син әдәпле, итагатьле, киң күңелле, кешелекле булсаң, бәхеткә юллар ачык. Яшь гаиләләр әнә шуны да онытмасын иде.
Нурия апаның сабырлыгы кызына да күчкән. Дәрәҗәле урында эшләсә дә, аны күрсәтмәү яклы ул. Бар белгәне – игелек эшләү һәм кешеләрне сөендерү.
– Тормышта рәхәт һәм матур итеп яшәргә кирәк. Улым студент чагында өйләнәм дип кайткач, мин иң элек иремнең әнисен уйладым. Әнинең үзенә бу хакта әйттем. Җәй эшләгән хезмәт хакын кыш көне алган елларда, әти белән әни безгә хәер-фатихасын бирде бит. Әни: «Сезгә ышандык», – ди. Ә без исә шул ышанычны 34 ел буена аклыйбыз кебек, – ди Ильмира. – Гаилә бәхетле булсын, дисәң, сабырлык, мәхәббәт һәм гафу итә белү кирәк. Шуның өстенә сайлаган ярыңның ышанчлы булуы мөһим.
РУХ
– Укырга яратам. Һәр иртә берәр газетадан язмалар укыйм. Кич белән тагын шул хәл. Күп итеп китаплар сатып алам. Аларны башкаларга да бүләк итәм. Үз телеңдә укыган китапны бөтенләй башкача аңлап, тәмләп укыйсың. Бары тик китап аша гына ТАТАР теленең иң гүзәл тел икәненә инанасың, – ди Ильмира. – Олпат язучыларның китапларын укыйм. Буш вакытым булса, язучыларның ижат кичәләренә барам. Менә шунда күңелгә азык табам, ял итеп кайтам, рухи байлык туплыйм. Тагын бер җаныма рәхәтлек бирә торган урын – туган ягым. Туганнарым белән очрашу. Безнең якта, үз туганың гына түгел, ике, өч, дүрт буын белән дә якын итеп аралашып, дус яшәп, кунакларга йөрешү гадәте саклана.
ТЕЛ
– Татар теле – иң газиз тел. Өйдә башка телдә сөйләшкән юк. Улыбыз – татар мохитендә үскән бала. Без шуның белән бәхетле. РУС ТЕЛЕ – дәүләт теле. Ул безгә эш, куллану һәм аралашу өчен кирәк. Ә сөйләм телебез – ТАТАР, – ди Ильмира. – Улыбыз каникулларда әби белән бабай янында үсте. Ул гына түгел, ике абыемның, энем һәм сеңлемнең балалары да шунда иде. Бер өйгә сигез онык кайта. Әтием Нуриәхмәт 7 ел имам булып торды. Тезелешеп, мәчеткә баралар иде. Әби белән бабай оныкларына дини, әхлакый, хезмәт тәрбиясенә орлык салды. Әни оныкларын: «Җәннәт – әниләр аягы астында», – дип тә өйрәтеп үстерде. Улым әле дә шул сүзләрне әйтә. Әби-бабай белән үскән онык – БӘХЕТЛЕ БАЛА ул. Шуңа да оныгыбызга без дә вакытны кызганмыйбыз. Өебездә аның үз бүлмәсе, яратып уйный торган уенчыклары бар.
Булат Теләчедә рус сыйныфында белем ала торган була. Казаннан килгән татар-төрек лицее укытучылары 6 нчы сыйныф баласын ничек кызыктырганнардыр, ул шул ук кичне әти-әнисенә яңа уку елында Казанга китәсен әйтә.
– Казанга килгәч, улым татар мохитенә чумды. Татар теле укытучысы Фидания Камил кызы телгә мәхәббәт уятып кына калмады, балаларны театрларга да күп йөртте. Телне өйрәнү өчен бик кирәкле алым дип саныйм моны. Булат инглиз телен дә өйрәнде, бер ел эчендә төрек телендә камил сөйләшә иде. РУС телендә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнде. Иң мөһиме: татар телен онытмады. ТАТАР телен белгән кешегә, башкаларын өйрәнү авыр түгел. Белгечлеге буенча юрист ул. Безнең кебек алар да хатыны Алинә белән бер төркемдә укыдылар. Киленебез дә икенче курска Булатлар төркеменә кушылды, – ди Ильмира. – Татар телен белү безнең гаиләдәге һөнәрләргә дә бик ярдәм итә. Хастаханәдә эшли башлагач, безгә пациентлар белән аралашканда тел белү бик ярдәм итте. Әгәр син татарча белмәсәң, авылдан килгән әби-бабайны ничек аңлыйсың? Сүз бит авырулар турында бара. Табибның ТАТАРЧА белүе – татар телле авыру өчен дә ярты бәхет инде ул. Юрист һөнәрендә дә шулай. Кешеләрне тыңлап, аларга үз телендә җавап бирүнең бәһасе юк.
Ильмирага ана телен ярату укытучысы Миннегөл ападан күчкән. «Аның сөйләвен авыз ачып тыңлый идек», – ди Ильмира.
– Оныгыма да татар теленең нинди матур икәнен аңлатырга тырышам. Өебездә милли татар бизәкләре төшерелгән агач савыт-сабалар бар. Аңа беркем дә тими. Ул Лиянеке. Шуның белән ашарга пешерә, безне сыйлый. Әле ул кечкенә. Ул ризыкларны ТАТАРЧА сөйләшеп әзерли. Без дә балага үз телебездә җавап бирәбез. Өйдә ни ишетсә, алга таба да шулай булачак, – ди Ильмира. – Телнең КИРӘКЛЕ булуы мөһим! Менә шунда ул саклана, аның кадере була. Мәктәптә өйрәтмиләр, әти-әниләр сөйләшми, дип кенә кул селтәргә ярамый. Үз ТЕЛЕБЕЗ бездән башкаларга кирәкми. Әнә шуңа да аны әби-бабай, әти-әни, мәктәп, балалар бакчасы белән бергәләп саклыйк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat