Йөрәк кем кулында? Ялгыз ирләр ник йөрәк чирләренә ешрак бирешә? Чирдән ничек сакланырга? Кайсы билгеләр күзәтелгәндә чаң сугарга?
Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким министрлыкта узган туры эфир вакытында әнә шундый четерекле сорауларга ачыклык кертте.
Кайсылары еш очрый?
Татарстанда иң еш куела торган диагноз – гипертония (кан басымының югары булуы. – Ред.). Моннан 5–6 ел элек, әле тормышыбызда ковид пәйда булмаган чорда, ул республика халкының 44 процентында ачыклана иде. Хәзер исә бездә һәр ике кешенең берсе (53%) шуннан интегә. Йөрәк ишемиясе (25% чамасы), йөрәкнең хроник авырулары (7–8%) да очрый.
Ни өчен яшәрә?
Соңгы елларда йөрәк, кан тамыры авырулары яшәрә. Моңа аптырыйсы да юк кебек. Хәзерге яшьләрнең тормышында әлеге төр чирләрнең килеп чыгу ихтималын арттырган күренешләр күп бит. Шул ук хәрәкәт җитмәү, артык авырлыктан интегүчеләрнең арта баруын гына искә алу да җитә. Бу – кичәле-бүгенле генә килеп чыккан хәл түгел, дистәләгән еллар дәвамында урнашкан вазгыять. Аннары берочтан шуны да искәртәсем килә: хәрәкәт җитмәү белән беррәттән йөрәк, кан тамырлары өчен хәрәкәтнең артык күп булуы да зыянлы. Шуңа күрә йөрәк сәламәт булсын өчен, күбрәк чаңгыда, велосипедта йөрергә, йөзәргә, йөгерергә, йога белән шөгыльләнергә, күбрәк саф һавада булырга кирәк. Ә менә спорт залында чамадан тыш авыр гер күтәрү, ясалма рәвештә мускуллар үстерү, электролитлар эчеп, гәүдә авырлыгын киметергә маташу бик куркыныч.
Кемнәр күбрәк бирешә?
Кардиологка иң еш килгән кешене сурәтләргә кушсалар, каршыда артык авырлыктан интеккән, тәмәке тарткан, аз хәрәкәтләнеп, нәрсә туры килсә, шуның белән тукланган кеше басып торыр иде. Элегрәк безгә күбрәк ерак юлларга йөреп эшләүче машина йөртүчеләр мөрәҗәгать итә иде. Әмма соңгы арада кардиологка даими йөрүчеләр арасында офиста эшләүчеләр дә күренә башлады.
Ялгыз йөрәк турында
Ялгыз ирләр һәм баласыз хатын-кызлар йөрәк авыруларына ешрак бирешә. Бу уңайдан махсус тикшеренү дә оештырганнар. Нәтиҗәдә белгечләр яше алтмыштан узган ялгыз ир-атларда йөрәк авыруларының күбрәк теркәлүен ачыклаган. Андыйлар бала тапмаган хатын-кызлар арасында да күп булып чыккан.
Күпсанлы тикшеренүләр тагын шуны күрсәтә: ир-атлар йөрәк чирләре белән күбрәк яшь чакта, хатын-кызлар олыгайган көндә авырый. Гүзәл затлар ир-атларга караганда озаграк яши бит. Бу, иң беренче чиратта, шуның белән аңлатыла. Аннары шунысы да бар: хатын-кызның менопауза чорында йөрәк, кан тамырлары авырулары куркынычы бермә-бер арта. Ник дигәндә, бу чорга кадәр хатын-кызны әлеге чирләрдән эстроген гормоны саклап килә.
Кайчан ашыгыч ярдәм чакырырга?
Йөрәкне тыңлый белергә кирәк. Аз гына физик авырлык килүгә, күкрәк читлеге авыртса, кисәк кенә тын кысыла башласа, йөрәккә нидер басып торган яки ул урыныннан күчкән кебек хис туса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кардиограмма ясагач, кешене кардиологка җибәрәчәкләр. Күкрәк читлегендәге авырту ияккә, аркага, калак сөягенә, җилкәгә күчсә һәм бу авырту физик эшкә тотынганда башланып, туктагач юкка чыкса, шикләнергә җирлек бар. Кан басымы күтәрелгәндә баш әйләнсә, борыннан кан китсә дә, ашыгыч ярдәм чакыру хәерле.
Кан әйләнеше системасы авыруларының аянычлы нәтиҗәләре
(республикада яшәүче 100 мең кешегә туры килгән үлем-китем очрагы)*
Күрсәткеч төре | 2019 | 2020 | 2021 | 2022 | 2023 | |
1. | Кан әйләнеше авыруларыннан үлү | 537,9 | 657,7 | 565,8 | 530,7 | 498,0 |
2. | Йөрәк ишемиясе авыруыннан үлү | 227,6 | 265,8 | 248,6 | 231,6 | 211,6 |
3. | Хезмәт яшендә кан әйләнеше авыруларыннан үлү | 131,3 | 160,4 | 151,4 | 149,9 | 144,7 |
4. | Хезмәт яшеннән олырак яшьтә кан әйләнеше авыруларыннан үлү | — | — | 1965,8 | 1902,9 | 1720,9 |
*Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat