Мохтаҗларга гошер сәдәкасе тараттылар

«Зәкать» хәйрия фонды бүген мохтаҗларга чираттагы гошер сәдакасен таратты. Алексеевск һәм Балтач районы мөхтәсибәтләреннән китерелгән 4 тонна гошер Казанда яшәүче 60 тан артык аз керемле һәм күпбалалы гаиләгә, ялгыз өлкәннәргә тапшырылды.

Казанда яшәүче Фирүзә ханым гошер сәдәкасе итеп бирелгән яңа бәрәңгедән бүген үк авыз итмәкче. Өйгә кайтуга тәгәрәткән бәрәңге пешерергә җыена ул.

— Үземә бирелгән гошер сәдәкасеннән күршемдә яшәүче ялгыз әбиләргә дә өлеш чыгарачакмын, Аллаһ боерса. Бүген безнең өчен бик шатлыклы көн. «Зәкать» фондына бик зур рәхмәт. Татар өчен иң зур ризык- бәрәңге. Хәерле рихык булсын, — ди ул.

Казанның Татарстан урамында яшәүче Зөһрә ханым да «Зәкать» хәйрия фондына рәхмәт әйтеп туя алмый. Бер капчык бәрәңгегә кош тоткандай сөенә ул.
— Суган да булмасмы дигән идем, анысы юк, диделәр. Мохтаҗларны онытмаулары өчен фондка да, гошер сәдакасен җыючыларга да зур рәхмәт. Безне беркайчан онытмыйлар. Корбан итеннән дә безгә өлеш чыгаралар, — ди ул.

«Зәкать» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, гошер җыю башланганнан бирле фонд Алексеевск, Кайбыч, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан барлыгы 250 дән артык гаиләгә 9 тонна гошер сәдәкасе тараткан.

«Гошер – сәдаканың махсус төре. Ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә, — дип ачыклык кертте Булат хәзрәт.

Шул вакыт эчендә Татарстанда әнә шулкадәр гошер сәдәкасе җыеп таратылган:
— 2017 елда – 160 тонна,
— 2018 елда – 600 тонна,
— 2019 елда – 1109,5,
— 2020 елда – 1000 тоннага якын,
— 2021 елда – 577,33 тонна,
— 2022 елда – 1377,34 тонна,
— 2023 елда 827 тонна.

Татарстан мәчетләрендә гошер җыю дәвам итә. Әлеге саваплы эшкә бакча уңышыннан өлеш чыгарырга теләгән һәр мөселман үз өлешен кертә ала. Мәчетләрдә җыелган азык-төлек җыелмалары оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкать» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүчеләр (843) 225-33-22 номеры буенча фондка мөрәҗәгать итә ала.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү