Дөньяда һәр ун үсмернең берсе социаль челтәрләргә бәйлелектән интегә

Дөньяда һәр ун үсмернең берсе социаль челтәрләргә бәйлелеккә төшкән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шул хакта чаң суга. Белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, соңгы 6 елда мондый үсмерләр өлеше 4 процентка артып, 11 процентка җиткән.

Галимнәр әйтүенчә, социаль челтәрләр белән чиктән тыш мавыгу балаларда вакыт белән идарә итүдә кыенлыкларга, тынгысызлыкка, башка эшләрен һәм шөгыльләрен ташлауга китерә. Шул ук вакытта интернет “коллыгына ”кызлар (13%) малайларга (9%) караганда ешрак төшә икән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү