100 яшьлек хоккей яратучы Фатыйма әби: «Бик озак яшәдем инде»

Биектау районының Олы Казаклар авылында яшәүче Фатыйма әби Шиһаповага 100 яшь тулды. 95 яшендә Казанга хоккей карарга йөргән тиктормас әби бу! Аның яраткан хоккейчысы Данис Зарипов белән бергә төшкән фотосы да бар.

Фатыйма әби килене Асия, улы Айдар тәрбиясендә яши. Ире Кавил сугыштан яраланып кайткан. Аның белән биш бала тәрбияләгән. Кавил абыйның  бакыйлыкка күчүенә дә ярты гасыр икән инде. Йөзьяшәрнең бүген 11 оныгы, аларның 22 баласы бар.

– Әниебез хоккей ярата. Соңгы вакытта колагы ишетми башлагач кына туктады. Оныкчыгы Арслан аны үзе белән «Татнефть-Арена»га кадәр алып барды. Беренчесендә, оялам, дип читенсенгән иде, аннары барырга үзе ашкына башлады. Аягына яңа галошын, матур күлмәген киеп китте, – ди 71 яшьлек  Айдар абый.

 

 

 

Заманасында Казандагы 16 нчы заводта токарь булып эшләгән, сугыш чорында авылда трактор да йөрткән Фатыйма апа. Шуңа күрә җебеп тора торганнардан түгел. Гомер буе колхозда тир түккән. Өйдәгеләр бакчада казына башласа, берәр күмәк эшкә тотынса, мин дә булышыйм әле, дип тизрәк чыгып җитә икән. Йөрәге шундый. Тик инде өйдә аны эшләтергә тырышмыйлар. Янәшәдә утырып торса да җиткән. Җиләккә барырга җыенсалар, үзен ияртергә кушкан. Чиләген тутырмыйча кайтмаган. Җиләк җыймый башлавына әле берничә ел гына. Менә шуннан әбинең холкын чамаларга була инде. Шөкер, таякка таянып, урамга чыгып йөри икән. Ризык талымламый. Матурлык ярата. Чәчәкләр, гөлләр үстерә. Ил-көн яңалыклары белән танышып тора. Газетаны күзлексез укый.

Нәселләрендә озын гомерлеләр бар икән. Казанда яшәүче 98 яшьлек сеңлесе Фәүзия дә апасы артыннан куып килә. Туганнары арасында 105 яшькә җиткәннәр дә булган. Димәк, геннар да үзенекен итә. «Бик озак яшәдем инде», – дисә дә, Фатыйма әби тормышны яратудан туктамый.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү