Балтач районының Куныр авылы чәчәкләргә күмелеп утырган бакчалары, ишегаллары, матур капкалары, чиста урамнары белән таң калдырды. Бу авылда чәчәк яратмаган, аларны кадерләп, хәстәрләп үстермәгән кешеләр сирәктер шикелле тоелды безгә.
Наилә Камалова да – чәчәкләр яраткан, аларны өендә, бакчада үстергән тырыш хуҗабикә. Ул чәчәкләрне, җәй буе атып утырырлык итеп, төрләрен сайлап кына утырта. Шулай иткәндә генә бакчалар, кар эреп, җирләр ачылганнан алып, беренче кар төшкәнчегә кадәр шау чәчәктә була.
– Кайсыдар бер чәчәкне аерым яратам, дип әйтә алмыйм. Барысы да күзне иркә. Ә җылы җәйге кичтә мунча кереп чыкканнан соң шушы чәчәкләр арасындагы ятакка кереп утырсаң, ләззәт, рәхәтлек аласың. Безнең балалар да чәчәк белән шөгыльләнә. Аларның үз бизнеслары, теплицалары бар. Башта киявебезнең әтисе үстергән, хәзер эше балаларга калды, – ди ул.
Камаловларның бакчалары да, капкалары да бик матур. Аны 30 еллар элек ясаган булганнар.
– Гәрәй бабай безгә: “Кызым, бу капканы бетермә. Көчең булганча буяп, карап тор”, – диде. Безнең авыл бик матур. Кешеләре дә ачык күңелле. Алсу Фазлыева безнең авылныкы. Аның “Әтием капкалары” җырына клипны безнең капка янында төшерделәр, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat