Юлдагы камералар турында сүз чыккач, рульдә йөрүче халык икегә бүленә дә куя. Берәүләр, бу җиһазлар пәйда булгач, юлдагы иминлек артты дип санаса, икенчеләре аларны акча тозагы дип бәяли. Юл сагында торучылар юлдагы иминлек өчен камераларга рәхмәтле булырга өнди. Камералар юлдагы иминлеккә ничек йогынты ясый? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
Бермә—бер киметә
Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел Россия юлларында 25,2 мең стационар, 3,1 мең күчмә һәм 900 мобиль камера исәпләнгән. Алар ярдәмендә узган ел 220 миллион административ штраф салынган. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк.
Татарстан юлларында мондый җиһазлар беренче тапкыр 2008 елда барлыкка килде. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматларына караганда, ул чакта республика юлларында 66 камера исәпләнгән. Хәзерге вакытта исә Татарстан юлларында 1 меңләп камера тора.
Җиһазлар күбәя, ә юлдагы иминлек артамы соң? Югары икътисад мәктәбенең Транспорт сәясәте һәм транспорт икътисады институты уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, камералар юл һәлакәтләрен бермә-бер киметә. Аерым алганда, камера торган урыннарда юл фаҗигаләре саны җәен – 55 процентка, кышын якынча 50 процентка кими, ди ышандыра белгечләр.
Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыруда, мәсәлән, респондентларның 43 проценты гына камераларның иминлекне арттыруын әйткән. Газетабызның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә уздырылган сораштыруда да фикерләр шактый төрле. Әмма юл сагында торучыларның бу уңайдан җавабы бер: камералар юлдагы иминлекне һичшиксез саклый.
Балачактан башлана
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов фикеренчә, камера һәм иминлек – алыштыргысыз төшенчәләр. Соңгы ун елда республикада юл корбаннарының өч тапкыр диярлек кимүендә дә юл читендә торган камераларның өлеше зур дип саный ул.
– Бу сүзләрнең хаклыгына инану өчен, саннарга күз салу да җитә. 2014 елда, юлдагы камералар әле яңарак кына пәйда була башлаган чорда, республика юлларында 709 кешенең гомере өзелгән. Узган ел бу сан 279 иде. Камералар күбрәк булган саен, юлдагы иминлек тә арта. Юл һәлакәтләренең күбесе тизлекне арттыру аркасында килеп чыга. Камераны күргәч исә, машина йөртүче шундук тизлекне киметә, – дип белдерде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
«Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Юрий Кулагин да юлдагы камералар машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтә дигән фикердә.
– Машина йөртүче, алда камера торачагы турында кисәткән юл билгесен күрүгә үк, тизлекне киметә башлый. Миңа калса, юлдагы камераларның бер кимчелеге генә бар. Алар исерек йөртүчене күрә алмый. Ә бит шулар гаебе белән күпме авария килеп чыга. Калган яктан камера үз бурычларын тулысынча үти. Ул – бик кирәкле әйбер. Яңа технологияләр көннән-көн ныграк кулланылган хәзерге заманда бигрәк тә, – ди ул.
Юрий Кулагин иминлек мәсьәләсендә, гомумән, инспекторларга да, камерага да бәйләнү яклы түгел. Юлдагы куркынычсызлыкны арттыру өчен, булачак машина йөртүчене балачактан ук тәрбияләргә кирәк, дигән фикердә ул. «Тормышта тәртипле булган кеше, үзен юлда да тәртипле тота», – ди ул.
Файдасы чамалы
Ашаган белми, тураган белә. Юллардагы чын вазгыятьне дә бөтен гомерен юлда уздырган кеше генә тулысынча күзаллый. Унбиш ел буе ерак юлларга йөреп эшләгән Мамадышта яшәүче Минсур Вәгыйзов та юлдагы камераларга башка мөнәсәбәттә.
– Юлдагы иминлек мәсьәләсендә камерага өметләнәсе юк. Моның өчен иң элек андагы чокырларны ямарга, өстәмә яктылык чаралары куярга, торак пунктлар эчендә сикертмәләр санын арттырырга кирәк. Юкса күпләр хәзер авыл, бистә эче дип тә тормый – чабуын белә. Бигрәк тә яшьләр аны-моны уйламый. Күбесендә әти алып биргән машина: кая басканын да, кая чапканын да белмиләр, – ди тәҗрибәле йөртүче. – Ә камераларга килгәндә, алар юлдагы иминлекне бөтенләй тәэмин итми диярлек. Күбесе, нигездә, акча эшләү өчен генә куелган. Камераларның кайбер очракларда гына файдасы бар. Әйтик, куркыныч борылышларда камера торса яхшы.
Ерак юлларга йөреп эшләүче Саба районы егете, күпләргә «татар дальнобое» буларак таныш блогер Назыйм Галимов та шул фикердә.
– Дөресен генә әйткәндә, юл кырыенда торган камераларның юлдагы иминлекне саклауда еш кына бернинди файдасы да юк. Кайчак алар үзләре үк авария китереп чыгара ала. Мәсәлән, шул ук М7 трассасында ике урында юл эшләре баруын аңлаткан билге тора. Шуның артына ук камера куелган. Чынлыкта монда инде ничә айдан бирле бернинди эш алып барылмый, ә машина йөртүче, трасса буйлап чапкан шәпкә, шул камераны күреп, кисәк туктый башласа, авария куркынычы туа бит, – ди ул.
Инспекторлар кирәк!
Россия Автомобильчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, юллардагы иминлекне инспекторлардан да яхшырак саклаучы юк. Камералар исә машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтәсе урынга, киресенчә, иреккә чыгарды, дип саный ул.
– Камераларга өстенлек биреп, эшләп торган инспекторлар санын кыскартканнан соң, юлларда контроль кимеде, кагыйдә бозган машина йөртүчеләр дә, җәзасыз калып, иркенләп яши бирә. Шуңа күрә инспекторларны кабат юлларга кайтарырга кирәк. Әмма бу атнага бер тапкыр оештырылган рейд рәвешендә генә булмасын. Алар юлларда көн саен торсын. Камералар да ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә эшләгәндә генә нәтиҗәле булачак, – дип саный ул.
Рамил Хәйруллин камераларны тагын да камилләштерү яклы. Һәлакәтләр санын киметү өчен, юлдагы камералар берничә төрле тәртип бозуны гына түгел, Мәскәүдәге кебек 30–40 төрле кагыйдә бозу очрагын теркәргә тиеш, дип саный ул.
Сүз уңаеннан, 1 сентябрьдән юлдагы камераларны урнаштыру тәртибе үзгәрде. Аерым алганда алар юлдагы ике камера арасында ераклык күпме булырга тиешлеген, аларны нинди урыннарга урнаштырырга ярау-ярамаганны төгәл билгели. Бу үзгәреш кертелү белән, Россия юлларындагы камераларның яртысыннан артыгы юкка чыгарга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Ник дигәндә, яңа документта аларны урнаштыру рөхсәт ителгән урыннар саны шактый сирәгәйгән.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре күптән түгел республика юлларындагы камераларны тикшергән һәм аларның 11 проценты (95 камера) яңа таләпләргә туры килми, дип тапкан. Конкрет кайсы урында торган камералар турында сүз баруы хәбәр ителми. Әмма шунысы билгеле: 1 сентябрьдән әлеге камералар теркәгән мәгълүмат штраф салу өчен кулланылмаячак.
Юрий Морелёв, автоюрист:
– Юлдагы инспекторлар саны кимеп, камералар артуга сөенергә кирәктер дип уйламыйм. Юлдагы машиналар саны елдан-ел арта гына бара. Шуңа күрә юлдагы иминлекне камералар гына көйләп бетерә алмый. Өстәвенә күп кенә машина йөртүчеләр камера теркәгәннән соң килгән штрафны бар дип тә белми. Аны түләмичә еллар буе сузып йөри дә, ул вакыт эчендә штрафның вакыты да чыга. Аннары инде кагыйдә бозучыны җаваплылыкка тарту бермә-бер кыенлаша. Дөрес, дәүләт андый йөртүчеләр өчен әле бер, әле икенче төрле җәза кулланып карый. Нәтиҗәсе генә әллә ни сөендерми. Дөресен генә әйткәндә, элек безгә камералар эшчәнлегенә кагылышлы шикаятьләр күбрәк килә иде. Административ хокук бозулар турында кодекстан «уртача тизлек» дигән төшенчә юкка чыккач, андый мөрәҗәгатьләр саны кимеде. Хәзер безгә күбрәк ОСАГО полисы буенча машинасы белән идарә итүне өченче затка тапшырган кешеләр мөрәҗәгать итә. Камера юллаган штрафны алар түгел, ә ул вакытта рульдә булган кеше түләргә тиешлеген расларга телиләр.
Камералар юлдагы иминлеккә йогынты ясыймы?
(«ВТ»ның «ВКонтакте» төркемендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре)
– Ясый (40,98 %)
– Ясамый (37,7 %)
– Юлда инспекторлар күбрәк торса, яхшырак булыр иде (11,48 %)
– Минем өчен бар ни, юк ни алар (9,84 %)
Сүз уңаеннан…
– 19 сентябрьдә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан юлларында 2227 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 211 кешенең гомере өзелгән, 2649 кеше имгәнгән.
– Шул вакыт эчендә юлларда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 107 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 20 кеше үлгән. Иминлек каешын эләктермәү сәбәпле, 47 юл һәлакәтендә 32 кешенең гомере өзелгән. Ел башыннан бирле җәяүлеләр катнашындагы 509 юл һәлакәтендә 25 кеше үлгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat