Альцгеймер авыруы булган кеше ничек беленә? Паркинсолог белән әңгәмә

Егерме беренче гасыр зәхмәте. Өлкәннәр чире саналган Альцгеймер авыруын галимнәр шулай дип атый. 2040–2050 елларга бу чир һәр гаиләдә очрый башларга мөмкин дип фаразлый алар. Бүген исә Россиядә Альцгеймер авыруыннан уртача 7–8 мең кеше интегә. Бу – рәсми санар. Чынлыкта исә авыручылар саны күпкә артык, дип фаразлана. Аларның күбесе чирен төгәл ачыклый алмыйча әле бер, әле икенче табиб бусагасын таптый, ди белгечләр. Альцгеймер авыруын булдырмый калырга мөмкинме? Ул дәвалауга бирешәме?

Табиб-невролог, дементолог, паркинсолог Гөлназ Таюпова белән шул хакта сөйләштек.

Альцгеймер авыруы – деменциянең иң еш очрый торган төре. Бу авыру аркасында кешенең хәтере саега, фикерләү сәләте кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый.

 

 

Гөлназ Таюпова

 

Альцгеймер авыруы дөрестән дә, өлкәннәр чире генәме?

– Дөресен генә әйткәндә, бу чир беркемне дә аямый. Минем 48–49 яшьлек авырулар белән дә эшләгәнем булды. Бу чир билгеле бер һөнәр ияләренә генә яный дип тә әйтеп булмый. Әмма авыр физик эш башкаручыларда бу авыруның килеп чыгу ихтималы бермә-бер азая. Каһвә эчәргә яратучылар әлеге чиргә ешрак бирешә, диләр. Әмма каһвәнең Альцгеймер авыруы китереп чыгаруын раслаучы бер генә фәнни дәлил дә юк. Ә менә бу эчемлекнең күпмедер дәрәҗәдә Паркинсон авыруын  булдырмаска ярдәм итүе мәгълүм.

Бу авыру туйганчы йоклауйокламауга бәйле була аламы?

– Һичшиксез бәйле. Альцгеймер авыруына бирешмәс өчен, тәүлегенә 6–7 сәгатьтән дә кимрәк йокларга ярамый. Ник дигәндә, безнең баш миендә аксымнар бар (ризык белән керә торган аксым белән бутамаска. – Ред.). Алар, таркалып, организмнан чыгарылырга тиеш. Яшьрәк чакта бу процесс бик җиңел бара. Олыгайган саен исә авырая. Чыгарылмый калган өлеше (бета-амилоид) акрынлап баш миенең төрле урыннарында, бигрәк тә сөйләм, хәтер өчен җаваплы өлешләрендә туплана башлый. Бета-амилоид тупланган урыннарда исә күзәнәкләр акрынлап үлә. Шул рәвешле баш миендә җитди үзгәрешләр башлана. Кешенең хәтере начарая, сөйләмендә кимчелек пәйда була, саташа башлый. Көненә 6–7 сәгать йоклаганда кан тамырлары йомшара, баш миендәге аксым калдыклары да җиңел чыгарыла. Альцгеймер авыруының төнге сменада эшләүчеләр өчен аеруча куркыныч булуы шуның белән аңлатыла.

Яшеренбатырын түгел: бүген күбебез хәтере начар булудан зарлана. Хәтер бүгеннән үк начар булгач, бу чир безгә киләчәк, дип куркырга кирәкме?

Көндәлек тормышта гади генә әйберләрне онытып җибәрү – гадәти хәл. Андый чакта баш мие мөһимрәк дип санаган мәгълүмат, уйларны алгы планга чыгара. Калганнары вакытлыча онытылып тора. Әмма бераздан кабат искә төшә. Шуңа күрә мондый көндәлек хәтерсезлектән куркырга кирәкми. Ул Альцгеймер авыруы китереп чыгарырга мөмкин дип тә шикләнәсе юк.

Шигырь ятлау, сканворд чишү хәтер саегуны булдырмаска ярдәм итә, диләр

Юк, аларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан коткармый. Бу уңайдан галимнәр хәтта махсус тикшеренү дә уздырган. Моның өчен алар иң элек өлкән яшьтәге кешеләрне ике төркемгә бүлгән. Аларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан интекмәгән, хәтерләре дә яхшы булган. Беренче төркемгә кроссворд, сканворд чишәргә яратучыларны, икенчесенә, киресенчә, бу шөгыльгә бөтенләй битараф кешеләрне җыйганнар. Берничә елдан соң тикшеренүгә нәтиҗә ясаганнар. Нәтиҗәдә, сканворд, кроссворд чишәргә яратучылар арасында Альцгеймер авыруыннан интегүчеләрнең күбрәк булуы ачыкланган. Шигырь ятлаганда да без билгеле бер мәгълүматны хәтер капчыгына салып куябыз да кирәк чакта чыгарабыз гына. Шуңа күрә Альцгеймер авыруын кисәтү өчен мантыйкка бәйле биремнәр эшләргә кирәк. Чит телләр өйрәнү дә ярдәм итәчәк.

Өендә Альцгеймер авырулы өлкән кеше булса, якыннары нәрсәгә әзер торырга тиеш?

Шундый диагнозы булган кешедә еш кына галлюцинацияләр башланырга мөмкин, ул агрессивка әйләнә. Шушы агрессияне вакытында юкка чыгарырга, дәваларга кирәк. Бүген бу максатта кулланылучы махсус дарулар шактый. Әмма аларны табиб билгеләгәч кенә эчәргә ярый. Башлангыч чорда ук чарасын күрмәсәң, тора-бара хәлләр тагын да катлауланып, авыруны психиатрия хастаханәсенә урнаштырырга туры килергә мөмкин. Альцгеймер авыруы инвалидлык белән тәмамланган мисаллар да бар.

 

Альцгеймер авыруы булган кеше ничек беленә?

* Кеше бер сорау бирә, бер-ике сәгать үткәч, яңадан шул ук сорауны бирә һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатлана.

* Альцгеймер авырулы кешенең иң беренче чиратта хәтере начарлана. Иң гаҗәпләндергәне шул: алар фәлән еллар элек булган әйберләрне бик яхшы хәтерли, ә менә биш минут элек булганнарын шундук оныта. Шуңа күрә якыннары еш кына кадерлесенең нинди җитди чир белән авырганын абайламыйча да кала. Күпләр: «Андагы хәтер миндә булсын иде әле», – дип тынычлана.

* Сүзне икенчегә бору да – Альцгеймер авырулы кешене ачып сала торган бер билге. Авыруны сөйләштергәндә аннан: «Сезнең гаиләдә ничә бала?» – дип сорасаң, ул сиңа тәмләп кенә гаиләнең нинди зур бәхет булуы турында сөйли башлаячак. Ягъни Альцгеймер авыруыннан интеккән кеше, сорауны аңламавын белгертмәс өчен, сүзне икенчегә борып котылмакчы була.

* Бу чир башласа, кеше әйберләрне кая куйганын оныта. Бер әйберне икенче урынга күчерә, акчасын, документларын яшерә башлый. Ник дигәндә, аңа гел үзенең әйберләрен урларга маташалар кебек тоела. Тора-бара алар хәтта ризыкны да мендәр астына тыгып куя. Өйдән качучылар да очрый.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү