«Ул чакта берәү дә Данисның авыруы барлыгын әйтмәде»

«Тагын ике улың барлыгын онытма!» Авыру сабыен куенына кысып, дөньясын күрә алмас дәрәҗәгә җиткән ананы табиблар әнә шулай дип тынычландырырга тырыша. Авыр чакта кеше сүзен ишетеп буламыни ул? Язмышы белән килешеп, улын ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнгәнче шактый вакыт кирәк була аңа.

Түбән Камада яшәүче Люзия һәм Станислав Чупашевлар гаиләсендә туган Данис – өченче бала.

– Исем-фамилияләребез русча булса да, без – татарлар. Олы улыбызга 23 яшь, өйләнде. Бәби көтәләр. Уртанчасына 20 тулды. Төпчегебезгә 11 яшь, – дип сүз башлады Люзия. – Бер ана да бала табу йортына авыру бала алып кайтам дип бармый. Вакытыннан алда туса да, сабыебыз ныгыр, башкалар кебек булыр, дип өметләндем. Табибларның: «Синең балаң инвалид бит», – дигән сүзләре күктән җиргә төшерде.

Люзия – Актаныш кызы. Ире Түбән Каманыкы. Алар яшьлектә очрашып, гаилә коралар.

– Данис белән авырлы вакытта беренче УЗИда ук тагын малай алып кайтасымны әйттеләр. Малайлар үстерергә өйрәнгән идем инде. Баланы 6 айга кадәр җиңел күтәрдем. Аның һәр хәрәкәтен сизеп, барлап тордым. Тәҗрибә бар бит инде. Бераз гына үзгәреш сизүгә табибка бара идем. 25 атнада суым китте. Тизрәк хастаханәгә юл тоттым. Табиблар карады да, бар да яхшы, дип кайтарып җибәрде. Әмма күңелем тыныч түгел иде. Яңадан бардым. Ике атнадан соң баланың бөтенләй селкенмәвен сиздем. Монысында Казанга ук җибәрделәр. Ә анда караган табиб тизрәк операция ясарга кирәклеген әйтте.

Шулай итеп, Данис җитлекмичә, вакытыннан алда туа. Башка сабыйлар ясалма сулыш аппаратында атналар буе ятса, сабый бер көн дигәндә үзе сулый да башлый. 1 кило 300 грамм булып туган малайны Казан хастаханәсендә 2 килога җиткәнче яткыралар да бер айдан кайтарып җибәрәләр.

– Ул чакта берәү дә Данисның йөри алмаячагын, авыруы барлыгын әйтмәде. Сау-сәламәт бала, диделәр. Улыма 3 ай дигәндә, прививка ясаттык. Әнә шул ярамаган. Сабый кинәт кенә авырый башлады. Әле мин ул чакта да берни аңламыйм. Һаман да яхшыга өметләнәм. Үзебезнең балалар табибы күземне ачмаган булса, күпме хыялланып яшәр идем – билгесез. Табиб миңа: «Балаң инвалид бит синең», – диде. Менә шул сүз тормышны икегә бүлде дә инде. Еладым да еладым мин. Нишләргә дә белмәдем. Үземне гаепләдем. Нинди гөнаһларым өчен бу миңа дип тә әрнедем. Ул чакта язмышыма язылган сынауны бөтенләй кабул итә белмәгәнмен икән, – ди Люзия.

 

 

 

 

Авыру бала әнисе булуны авыр кичерә ул. Баласы белән урамга чыккач, аңа кат-кат борылып караучылар, төрле сүзләр әйтүчеләр дә була. «Сез эчкечеләрме әллә, нигә дәваламыйсыз?» – дип тә сорыйлар. Аптырагач, фатирларын алмаштыралар. Мәктәпкә якын булсын дип күченгән йортта да төртмәле сүз ишеттерүчеләр табыла. Нигә ул балаңны гел каядыр йөртәсең, янәсе. Кеше янында түзсә дә, төннәрен елап чыга Люзия. Әле ярый янәшәсендә ире бар да эше бар! Люзия – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисткасы. Иренең аңлавы һәм һәрвакыт ярдәм итүе аңа тормыш мәшәкатьләрен беразга онытырга мөмкинлек бирә. Сәхнәдә генә булса да. Ике ел бала белән өйдә утыргач, театр җитәкчелеге аны кабат эшкә чакыра. Хәленә керәчәкләрен, бик ерак сәфәрләргә алып чыкмаячакларын әйтәләр. Эш коткара аны.

– Ирем кемгә өйләнгәнен белде. Ул үзе дә – «Мунча ташы» артистларын гастрольләргә йөрткән кеше. Әле дә, бар, гастрольләрдә йөреп кайт, дип тора. Сәхнә мине яшәтә. Анда беразга булса да борчуларымны онытам, – ди Люзия. – Баламның авыруы белән әле моннан бер-ике ел элек кенә килештем. Дөресрәге, кабул иттем. Мин аны кая гына йөртмим һәм нинди генә хәлдәге балаларны күрмим! Шуннан соң, минеке бит әле болай ук авыр хәлдә түгел, дим. Улымның аяклары гына тыңламый. Матур итеп сөйләшә, дөрес итеп уйлый, бик акыллы.

Люзия улы Данис белән бергә зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясый. Алар бик матур итеп  җырлыйлар. Әле Данис арбада утырып кына биергә дә өйрәнә. Бочче дигән спорт төре белән дә шөгыльләнә икән. Махсус «Надежда» мәктәбендә тырышып укый.

– Әти кеше бит, ирем улыбызга авыру бала итеп карамаска куша. Дөрес әйтә бит. Бер олы яшьтәге апа, минем өзгәләнүемне күреп: «Балам, сиңа Аллаһы Тәгалә авыр йөк күтәрә алганга бу баланы биргән. Димәк, син аны күтәрә аласың. Башыңны түбән имә», дип үсендерде. Аның сүзләре күзләремне ачты. Мин елаудан туктадым. Әмма кайчак улым белән сөйләшкәч, күңел тула. Тик күз яшьләремне аңа күрсәтмим, – ди Люзия.

11 яшьлек Данис та үзен авыру балага санамый. Аяклары йөрмәгәнгә дә ияләшкән инде. Кечкенә генә булса да, тормышны башкача күрергә өйрәнгән.

– 27 килолы бәхетем, дим мин улымны. Күп вакыт күтәреп йөрим. Күтәргәч, авырдыр, дип борчыла инде балам. Минем сердәшчем, якын дустым ул. Сер дә саклый белә. Исән-сау гына булсын балаларым. Абыйлары да бик булыша. Иремә дә рәхмәт. Мине тамашачымнан аермады, – ди Люзия. – Авыру бала үстергән әниләргә сәламәтлек телим. Безгә сабырлык телиләр. Сәламәтлек кирәк. Кайбер әниләр сау-сәламәт баласына, йөгермә, сикермә, тик кенә утыр, диләр. Сәламәт булганнарына сөенеп торыгыз. Алай димәгез! Айга менеп, айдан төшәм, дисә дә, сүз әйтмәс идем әле. Әле ярый авыру бала үстерүче әниләр белән бергә аралашып яшибез. Бу да хәлне җиңеләйтә. Бер уй, бер теләк бездә. Хәзер инде әкренләп яшәргә дә өйрәндек, язмышыбызны да кабул иттек. Язмышлардан узмыш юк икән!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү