Иш янына куш өстәлсә, тагын да күңеллерәк. Төрле программаларда катнашып, ярдәм ала алган авыл халкы әнә шулай ди. Хәләл көче белән абзар тутырып малын асраган, кош-кортын тоткан кешегә аның һәркайсы кадерле. Тик авыл халкы белән аралашканда, җир кешесенең шәхси хуҗалыкларга бирелә торган ярдәм чараларын белеп бетермәүләрен аңладык. Әлеге язма – шундыйлар өчен.
Нәрсә бирелә?
Аксубай районының Карасу авылында яшәүче Тәзкирә һәм Рамил Миназовларның хуҗалыгында ун баш савым сыеры, бозаулар, үгезләр бар. Заманында ферма төзер өчен ярдәм алган булсалар, быел үзмәшгуль булып теркәлеп, гаилә янчыкларын тагын 200 мең сумга калынайтканнар.
– Без дәүләт эшендә эшләсәк тә, гомер буе терлек тоттык. Быел үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, 200 мең сум акча алдым. Бу безгә зур ярдәм булды. Ул акчага бозаулар алып, хуҗалыкны тагын да киңәйтеп җибәрдек. Сигез ел элек мини-ферма программасында катнашып, 250 мең сум алган идек. Хәзер инде аның күләме тагын да артты дип беләбез. Ләкин ул вакытта анысы да безгә бик ярап куйды. Йортны да, сарайны да бер вакытта салып чыгарга туры килде бит, – ди Тәзкирә апа.
Гаилә башлыгы Рамил абый фикеренчә дә, авыл җирендә яшәүчеләргә ярдәм бар.
– Без аны республикадан да, районнан да сизеп торабыз. Эш башлаганда, программаларда катнашып, акча алу мөмкинлеге дә булды. Ярдәмне күрә һәм шөкер итә белергә генә кирәк. Калганын инде үзең булдырып бетерәсең, алга таба да тырышасың, – ди ул.
Гомумән алганда, республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары каралган соң?
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан казнасыннан иң зур ярдәм шәхси хуҗалыкларга бирелә. Быел әлеге максатларга 546 млн сум акча салынган.
Беренчедән, сөтчелек тармагын үстерү өчен, халыкка мини—фермалар төзүгә субсидияләр бирелә. Абзар салыр өчен, сигез сыер асраучылар – 600 мең сум, биш сыер тотучылар 300 мең сум ярдәмгә өметләнә ала. Субсидия алуның төп шарты – биш ел дәвамында терлекләрнең баш саннарын киметмәү. Узган ел 93,9 млн сумга 195 мини-ферма төзелгән. Бу программа ярдәмендә республикада сыер башын 821гә арттырырга ниятлиләр.
Икенчедән, нәселле терлек алу өчен субсидия. Сатыла торган нәселле тана алган очракта – 60, бер тапкыр бозаулаган яшь сыер сатып алганда 70 мең сум акча бирелә.
Өченчедән, сыер асраучыларга ел саен 2–4 мең сум күләмендә акча бирелә. Әлеге ярдәм халык арасында иң популярыдыр, ахры. Абзарында сыеры булган бер генә кеше дә бу ярдәмнән читтә калырга тырышмый. Узган ел әлеге ярдәмне 37 080 кеше алган.
Субсидия күләменә килгәндә, аның инде берничә ел үзгәргәне юк. Бер сыер тотучыга – 2000, икегә – сыер башына 3000 сум, өч һәм аннан да күбрәкне асраучыларга сыер башына 4000 сум акча каралган. Моннан тыш, ветеринария чыгымнары өчен һәр сыерга 300 сум акча кайтарыла.
Дүртенче ярдәм ат асраучыларга кагыла. 3 яшьтән зуррак һәр атка 5 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Узган елдан башлап, бер хуҗалыктагы атларның баш саннарына чикләү бетерелде. Әлеге ярдәмне алыр өчен, маллар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш.
Бишенчедән, 1 апрельдән 1 июльгә кадәр сатып алынган чеби һәм бәбкәләр өчен субсидия бирелә. Хуҗалыклар алынган һәр күркә һәм каз бәбкәсе өчен – 200 сум, үрдәккә – 120 сум, ә бройлер чебие өчен 100 сум күләмендә акчага ия булды.
Иң яхшылар
Болардан тыш, республикада ел саен иң яхшы фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалык, авыл советы һәм кооперативларны сайлыйлар. Җиңүче 100 мең сум акча белән бүләкләнә. Быел мондый уңыш 100 кешегә тәтеде. Иң төп шарт – мөгезле эре терлекнең баш санын киметмәү.
«Иң яхшы шәхси хуҗалык башлыгы» номинациясе буенча 25 кешене билгеләгәннәр. Арча районыннан әлеге бәйгедә җиңеп чыгу өч кешегә насыйп булган иде. Уңыш елмайганнар арасында Иске Ашыт авылыннан Вәгыйз Фәйзрахманов та бар. Аның хуҗалыгында 18 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 15е – савым сыеры.
– Мин терлекчелек белән 2017 елдан бирле шөгыльләнәм. Әлеге бәйгегә ничек тәкъдим итүләрен дә, нинди шартлар нигезендә сайлап алуларын да әйтә алмыйм. Күп мал асрауга караганнардыр дип беләм, чөнки районда барыбызның да терлекләре күп, – ди хуҗалык башлыгы.
Моңа кадәр дә министрлык ярдәменнән файдаланган булган Фәйзрахмановлар. Малларын 14 башка җиткереп, 400 мең сум күләмендә акча алганнар.
– Кызыксыну шуннан китте безнең. Ел саен сыерларга субсидия дә, ветеринария чыгымнарына компенсация дә биреп баралар. Быелгы акчалар да ярап куйды. Хәзерге вакытта печән, салам склады төзеп ятабыз. Чыгымнарны капламаса да, бирү алу түгел инде. Биргәнне кире сорамыйлар, шунысы яхшы, – диде ул.
Белеп торыгыз!
Бүген шәхси хуҗалык булганнарның иртәгә фермер булып куюлары да бар. Андыйларга ярдәм чаралары тагын да күбрәк. Тик грант алу җиңел эш түгел, чөнки барлык шартларны, документларны да белгечләрдән, җитәкчеләрдән торган махсус комиссия карый. Кайберәүләр әнә шул мәшәкатеннән куркып, гариза бирергә батырчылык итмәскә дә мөмкин. Тик күпләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында «Компетенцияләр үзәге» учреждениесе эшләвен белми. Биредәге белгечләр документларны тутырырга бушлай ярдәм итә. Шулай ук фермерлар районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренә, республиканың Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә һәм аның районнардагы филиалларына да мөрәҗәгать итә ала. Билгеле булганча, соңгы өч елда шәхси хуҗалыклар, субсидия алыр өчен, «Мои субсидии» сервисыннан да оста файдалана башлады.
Саннар
– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, шәхси хуҗалыкларга республика бюджетыннан ел саен 500 млн сум күләмендә акча бүленә.
– Соңгы исәп алу мәгълүматлары буенча, Татарстанда 417 мең шәхси хуҗалык бар.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры Марат Җәббаров:
– Программаларны финанслау күләме ел да үзгәреп тора. Кайсыдыр арта, кайсыдыр кими. Әлегә шул булган программаларны саклап тота алсак та, яхшы булыр иде. Ул программалар белән дә хайван башын саклап калып булмый. Терлекләр кимү күзәтелә. Бердән, мал карау эше җиңел түгел. Икенчедән, узган ел сөт хаклары төшкәч, хуҗалыкларда терлек саны шактый кимеде. Быелгы сезонда сөт хаклары яхшы. Сыйфатлы продукцияне 45 сумга тапшырган хуҗалыклар да бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat