Татарстанда коронавирусның яңа штаммын йоктыручылар юк! Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.
Билгеле булганча, соңгы арада ковидның XEC дип исемләнгән яңа штаммы пәйда булу турында хәбәр таралды. Ул моңа кадәр ачыкланган штаммнардан күпкә куркынычрак, янәсе. Любовь Авдонина мондый хәбәрләрдән куркырга кирәкми, дип саный.
– Коронавирусның яңа штаммнары гел булып торачак. Табигый мутация процессы бу. Моңа кадәр коронавирусның FLiRT дип аталган яңа штаммы турында хәбәрләр таралган иде. Шуңа күрә яңасын ниндидер гайре табигый әйбер итеп кабул итәргә кирәкми. Коронавирус элеккечә үк борынга томау төшү, ютәл, баш авырту, гәүдә сызлау, ара-тирә температура күтәрелү кебек билгеләр белән уза. Ниндидер яңа билгеләр ачыкланганы юк, – дип сөйләде Авдонина.
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны августтан бирле арта. Узган атнада республикада 769 яңа очрак теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Коронавирус әле дә, нигездә, ОРВИ кебек (авыручыларның 96 процентында) уза. Вирус йоктыручыларның 3–4 проценты аны бернинди билгеләрсез үткәрә. Хәзерге вакытта республикада ун ковид госпитале эшли. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы анда ятак урыннар җитәрлек булуын әйтә.
Соңгы атнада республикада ОРВИ белән авыручылар саны да 19 процентка арткан.
– Татарстанда бер атна эчендә 14 260 кеше ОРВИ йоктырган. Шуларның җидесендә – грипп. Анысы әлегә күп түгел. Хәзерге вакытта без эпидемиологик сезонның башында дигән сүз бу, – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.
Көннәр җылы тору сәбәпле, республикада талпаннар да активлашкан. Талпан кадалу очраклары узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка арткан.
– Көннәр болай җылы торганда, талпан кадалу куркынычы саклана әле. Шуңа күрә табигатькә чыкканда сак булырга кирәк. Киемегез тәнне тулысынча капласын, талпанга каршы махсус спрей сиптереп, тәнегезне әледән-әле талпан кадалмаганмы дип тикшереп торырга да онытмагыз, – ди Любовь Авдонина.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat