Бюджет турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советына кертелгән. Документ профильле комитетларга карап тикшерүгә тапшырыла һәм парламентта республиканың төп финанс законы буенча фикер алышу башланачак.

Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, киләсе ел бюджетының керем һәм чыгым өлешләре быелгысы белән чагыштырганда арттырылган. Аның фикеренчә, бюджет турында закон проекты оптималь. «Киләсе елга бюджетның керем өлешен – 26 миллиард сумга, чыгым өлешен 39 миллиард сумга арттырабыз, – дип билгеләп үтте Леонид Якунин. – 2025 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын күбәйтү планлаштырыла. Закон проектында шушы максатка чыгымнар чагылыш тапкан».

Леонид Якунин сүзләренә караганда, киләсе чорга республика бюджеты элеккечә үк социаль юнәлешле булып калачак һәм программаларны тормышка ашыруны күздә тотачак. «Республика бюджеты социаль юнәлешле. Өстәвенә бу юнәлеш көчәйтелә дә әле. Мәсәлән, 2025 елда «социаль сәясәт» бүлеге буенча 62 миллиард сум күздә тотылган, 100 миллиард сум чамасы – мәгариф өлкәсенә, – дип билгеләп үтте ул. – Моннан тыш бөтен чыгымнар республика программаларына салынган.

Комитет рәисе сүзләренә караганда, муниципаль бюджетлар алдагы еллардагы кебек үк дефицитсыз булачак. Барлык күрсәткечләр фараздагы күрсәткечләргә караганда артыграк күләмдә салынган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов керткән бюджет турында закон проекты ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендә. Документ барлыгы 4 878 биттән тора.

2 октябрьдә Дәүләт Советында парламент тыңлауларын уздыру көтелә. Көннең беренче яртысында исә видеоэлемтә режимында муниципалитетлар белән республика киңәшмәсе үткәреләчәк. Республиканың төп финанс законы проектын 4 октябрьгә кадәр парламентның барлык профильле комитетларында карап тикшерү, шуннан соң Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышында бюджет буенча җыелма бәяләмә чыгару күздә тотыла. Шул рәвешле җентекләп тикшерелгәч кенә, бюджет турында закон проекты өч укылышта каралачак.

2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты Дәүләт Советының рәсми сайтына урнаштырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү