Татарстанда «Мәк-2024» профилактик чарасының өченче этабына йомгак ясадылар

Татарстанда 9-18 сентябрь көннәрендә “Мәк-2024” ведомствоара профилактик чарасы уздырылган.

Максаты – үсемлек чыгышлы наркотиклар әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, ачыклау, наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен, кыргый үсемлекләрне юк итү, шулай ук наркотик җитештерүчеләрнең, ташучы һәм сатучыларның эзенә төшү.
Полиция хезмәткәрләре шәһәр-районнарда барлыгы 4 мең кв.м артыграк мәйданда наркотиклы кыргый үсемлекләрнең 230 урынын ачыклап, аларны юк иткән.
Үсемлек чыгышлы наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 20 җинаять очрагы теркәлгән. Наркотиклар саклау буенча – 37, наркотиклар куллану буенча – 35 очрак ачыкланган. 20 килограммга якын наркотик законсыз әйләнештән алынган.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре наркотиклы үсемлекләр үстерүнең 3 очрагын билгеләгән. Закон бозучыларның һәммәсе административ җаваплылыкка тартылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү