Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров фикеренчә, Дәүләт Советына еллык юлламада милли үзаң, гаилә кыйммәтләренә аерым басым ясалды.
«Юлламада Татарстанның тотрыклы үсеше турында әйтелде һәм бүген республиканың тышкы элемтәләрен булдыру өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге ассызыкланды. Республиканың социаль-икътисади, мәдәни үсеше Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләгән татар оешмаларына таянып эшләнелә. Алар безгә таяныч, терәк. Бездән читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә карашлары Татарстанга, Казанга төбәлгән. Һәм республика үсеше милләт үсеше белән тәңгәл», – диде ул.
Данис Шакиров Юлламада гаилә мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгәнен әйтте. «Тату гаиләдә генә гореф-гадәте дә, йоласы да, теле дә саклана. Бүген илебез тарафыннан кабул ителгән һәм эшләп килгән милли проектларны аерым күрсәтү һәм ул эшләрне дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора. Торыш безгә яңа бурычлар куя. Әлеге Юлламада бурычларның үтәлеше билгеләнде», – диде ул.
Данис Шакиров Юлламаның буеннан-буена кызыл җеп белән үрелеп барган тагын бер темага – ватанны саклауга басым ясады. «Газиз аналарның газиз балалары ил сагында тора. Безнең бурыч аларның исән-имин җиңү белән кайтуларын һәм аларга юнәлдерелгән социаль ярдәмне тәэмин итү. Моңа киләсе елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүе аерым бер нигез булып тора», – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat