Радик Гайзатуллин: «Хәзерге вакытта бездә «базар бурычлары» дип йөртелгән бурычлар юк»

Күптән түгел Россия Финанс министрлыгы төбәк акчасы белән идарә итү сыйфаты буенча субъектларны төркемнәргә бүлү турында белдерде. Татарстан Республикасы идарә итү сыйфаты югары булган төбәкләр төркеменә кертелгән. Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин белән бу җәһәттән әңгәмә кордык.

 – Радик Рәүфович, Россия субъектларын әлеге төркемнәргә бүлүнең асылы нидә?

– Россия Финанс министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле һәр ел саен башкарыла торган эш бу. Хәзерге вакытта финанс мәсьәләсендә субъектлар җиде төрле юнәлеш буенча бәяләнә: бюджетны планлаштыруның сыйфаты; бюджет үтәлеше сыйфаты; бурыч йөкләмәләре белән идарә итү сыйфаты; муниципаль берәмлекләр белән финанс мөнәсәбәтләре; дәүләт милке белән идарә итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты; бюджет мәгълүматларының ачыклыгы; Россия Федерациясе Президенты указларының үтәлеше. Тулаем алганда, бәяләү барышында барлыгы 80 төрле күрсәткеч исәпкә алына. Моннан тыш, бюджет процессын гамәлгә ашырганда бюджет законнары таләпләренең үтәлеше дә бәяләнә.

Бәяләү нәтиҗәләре буенча субъектлар төбәк финанслары белән идарә итүнең югары, уртача яисә түбән сыйфатлы өч төркемнең берсенә кертелә.

Соңгы берничә елда безнең республика Россия Финанс министрлыгының комплекслы бәяләве буенча төбәк финанслары белән югары дәрәҗәдә сыйфатлы идарә итә торган төбәкләр исемлегенә керә.

– Бәяләнә торган юнәлешләр исемлегендә «Бурыч йөкләмәләре белән идарә итү сыйфаты» да бар. Билгеле булганча, республика дәүләт бурычының нихәлдә булуы һәм аны ничегрәк каплау – илебезнең кредит рейтингы агентлыклары игътибары үзәгендә. Татарстан Республикасының кредит рейтинглары буенча үзгәрешләр бармы?

– Республиканың «Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы» һәм «Эксперт РА» Россия рейтинг агентлыклары белән хезмәттәшлеге дәвам итә. Агымдагы елның июнь – июль айларында Татарстанның кредит рейтинглары Россия Федерациясе территориясендә кулланыла торган шкала буенча максималь дәрәҗәдә расланды. Шул ук вакытта агентлыклар тарафыннан бурыч йөкләмәләренә бәйле күрсәткечләр генә түгел, тулаем алганда, республика үсешенең финанс-икътисадый күрсәткечләре дә исәпкә алына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хуҗалык итә торган субъектларыбызның күпчелеге өчен халыкара капитал базарына керү катлаулы тышкы икътисадый вазгыять аркасында бик авыр булуга карамастан, республиканың социаль-икътисадый үсеше дәвам итә. Рейтинг агентлыклары билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасына икътисадый үсешнең нык, инвестиция климатының шактый ук тотрыклы, бюджетның югары дәрәҗәдә баланслы булуы һәм бурычны түли алуы хас.

– Радик Рәүфович, Татарстан дәүләт бурычының нихәлдә булуы турында җентекләбрәк сөйләп уза алмассызмы?

– Хәзерге вакытта, узган август ае нәтиҗәләрен исәпкә алып, республиканың дәүләт бурычы күләме 123,6 млрд сум тәшкил итә. Шул ук вакытта 100,9 млрд сумы федераль бюджет кредитлары буенча бурычка туры килә, ә 22,7 млрд сум – дәүләт гарантияләре.

Хәзерге вакытта бездә «базар бурычлары» дип йөртелгән бурычлар юк. Моңа банк кредитлары һәм дәүләт кыйммәтле кәгазьләрен чыгару рәвешендә алынган акча керә. Финанс базарларында агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, монысы да рейтинг агентлыклары белгечләре тарафыннан уңай бәяләнә.

– Шулай да Сез әйтеп узган саннар республиканы дәүләт бурычы иң зур булган Россия төбәкләре исәбенә кертә…

– Әйе, сез хаклы. Чыннан да, безнең бурыч күләме – Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткечләрдән берсе. Шул ук вакытта, моңа кадәр инде берничә тапкыр билгеләп үткәнемчә, моның кайбер башка якларын да исәпкә алырга кирәк.

Беренчедән, югарыда әйтеп үткәнемчә, республиканың базар бурычлары юк, ә бу процент түләүләре буенча чыгымнарны киметү мәсьәләсендә уңай чагыла.

Икенчедән, биредә дәүләт бурычы күләмен генә исәпкә алмыйча, аны республиканың салым һәм салым булмаган керем күләмнәре белән дә чагыштырырга кирәк. Агымдагы ел йомгаклары буенча аларның нисбәте хәзер 30 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. Россия Финанс министрлыгы бәяләве буенча, бу бик кулай буларак санала.

Өченчедән, федераль кредитлар буенча барлык бурычларыбызны түләү озакка исәпләнгән: түләү 2038 елга кадәр дәвам итәчәк.

Йомгаклап, шуны да билгеләп үтәсем килә: соңгы вакытта алынган кредитлар, шулай ук яңа дәүләт гарантияләре бирелү республика территориясендә берничә инфраструктура проектын гамәлгә ашыруга бәйле булды. Шул исәптән юллар төзү, инженер-коммуналь инфраструктураны үстерү кысасында. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруның республика социаль-икътисадый мөмкинлекләрен тагын да ныграк үстерүгә китерүе көтелә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү