Укумы, йокымы? Татарстан мәктәпләренең бер ишендә шимбә уку көне булса, кайберләрендә ял итәләр. Ни эшлисен уку йортлары үзләре хәл итә. Алтыны биш итү кемгә генә тәти? «ВТ» хәбәрчесе биш көн укуның уңай һәм тискәре якларын белеште.
Мәктәп кушса гына…
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белдергәнчә, республикада атнага биш көн укучы мәктәпләр бар, әмма күбесе алты көн укый. Моны һәр уку йорты үзе хәл итә. Белем бирү программалары федераль стандартларга туры китереп төзелергә тиеш. Монда барлык сыйныфларда өйрәнелә торган фәннәр саны, дәресләрнең артык күп булмавы, укытучылар штаты исәпкә алына.
– Биш көн уку – укучылар өчен нагрузка. Телләр дә сакланырга тиеш. Балаларның сәламәтлеге дә мөһим. Мәктәптә укучылар кайнар ризык белән туклана. Кайбер гаиләләрнең моңа мөмкинлеге юк. Балалар түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш. Кайбер районнар биш көнлек укытудан баш тартты. Көнгә 5–6 дәрес укып, түгәрәккә барып, бала өенә арып кайтып керә. Биш көнгә күчкәнче, башта яхшылап уйларга кирәк, – дигән иде министр Илсур Һадиуллин уку елы башланыр алдыннан узган очрашуда.
Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендәге барлык мәктәпләрдә алты көн укыйлар. Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин биш көнгә күчмәүнең сәбәбен болайрак дип аңлатты.
– Республиканың үз укыту планы. Без барлык фәннәрне дә укытырга тиеш. Шулай ук тәрбия, дәрестән тыш эшләр дә бар. Уку процессы барысын да күздә тотып оештырыла. Көнне кыскартсаң, ул дәресләрне кая куярга? СанПиН кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. Әти-әниләрнең алты көнгә риза булганы да, булмаганы да бар инде. Бездә 1 нче сыйныф укучылары гына биш көн укый, – диде Рөстәм Хуҗин.
Сәбәбе бар
Әлмәттәге 25 нче мәктәптә биш көнлек укыту 7–8 ел элек үк кертелгән. Директор Гөлнара Сәгъдиева белдергәнчә, чарасызлыктан гына күчкәннәр.
– Безнең мәктәп бик зур. Барлыгы 2200 бала укый. Шуңа күрә бар укучы да сыймый. 2–3 нче сыйныф укучылары икенче сменада белем алырга мәҗбүр. Башлангыч һәм 5–6 нчы сыйныф укучылары атнага биш көн укый. Моның уңай якларын гына күрәбез. Ни өчен дигәндә, балалар ике көн ял итә. Әгәр мәктәп болай зур булмаса, алты көн укыган булыр идек бәлки, – диде ул.
Казанның 12 нче этномәдәни мәктәбендә биш көнлек укытуга 26 ел элек үк күчкәннәр. Аларда 800гә якын бала белем ала.
– Бездә төрле милләт балалары белем ала. Туган тел буларак, иврит телен сайлыйлар. Шулай ук татар теле дәресләре дә керә. Бер зыянын да күрмибез. Балаларга да, әти-әниләргә дә ошый, – ди мәктәпнең директоры Розалия Козловская.
Укытучы да ара
Бу яктан Казанның 2600 бала белем алучы 183 нче гимназиясендә укучылар да бәхетле. Шимбә берсенең дә укырга барасы юк. Башлангычлар да ял итә, зурлары да. Әлеге уку йортында уку ике сменада оештырылган.
– Биш көн уку укытучыга да әйбәт. Дәресләр күп, җиде дәрес бит. Укытучылар да ара. Ике көн ял иткәч рәхәт. Хезмәт хакына зыян килми. Әти-әниләр дә, сездә уку биш көнлек, дип, безгә киләләр. Әти-әниләргә атна ахырында авылга китәргә дә җайлы, – ди рус теле укытучысы Лима Суянгулова.
Казан читендәге Салмачы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атнага биш көн генә укый. Укытучы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, көн саен 7 дәрес. Укулар сәгать 3кә кадәр дәвам итә. Биш көнлек укытуның тискәре ягы шул. Телгә кагылганы да бар. Элек татар теле 3 сәгать керсә, хәзер икене генә укыйлар.
– Биш көн укыту хезмәт хакына да тәэсир итә: эш хакы 2 мең сумга кимеде, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Арсланова.
Әти—әниләр ни ди?
Казанның 70 нче мәктәбендә шимбә мәктәпкә барасы юк, әмма өйдә укыйлар. Дөрес, бу барысы өчен дә түгел.
– Кызым 5 нче сыйныфка кадәр шимбә мәктәпкә бармады. Дистант формасында уку да бик ярап торды. Мәктәпкә бармагач, өйдә рәхәт. Биш көн уку яхшырак инде. Кызым быел 6 нчы сыйныфта укый. Хәзер алты көн укырга туры килә. Ияләшергә уңайсызрак шул, – ди Алинә Бихуҗина.
Авыл җирендә дә, биш көн генә уку булсын иде, диюче әти-әниләр аз түгел. Балык Бистәсе районында бары 1 нче сыйныф укучылары гына шимбә мәктәпкә бармый.
– Алты көн уку акыл кертсә иде ул. Балалар укый-укый ара. Ял итәргә вакытлары калмый. Хәтта шимбә дә алты дәрес бит, – ди Балык Бистәсендә яшәүче Ләйсән Мәхмүтова.
Раиф Зиннәтуллин, Казан мәгариф идарәсе методисты:
– Башкалада барлык 1 нче сыйныф укучылары да биш көн укый. Биш көнлеккә күчү процессы бара инде ул. Укыту планнарының алты һәм биш көнлеге бар. Биш көнлеккә күчкәч, сәгатьләрне кыскартырга туры килә. Бу туган телләргә һәм әдәбиятка да кагыла. Ул яктан борчу тудыра. Чөнки уку планнарында төп, имтихан бирә торган фәннәрдән дәресләрне кыскартырга ярамый. Укытучыларның да сәгатьләре кими. Мин биш көнлек укыту яклы түгел. Шимбә көнне әти-әниләрнең балалары белән бергә ял итүе яхшы анысы. Ә эштә булган очракта күзәтүсез калачаклар.
Нуршат Галимова, нейропсихолог:
– Ун ел эчендә 6 меңнән артык кешегә психологик тикшеренүләр үткәрдем. Балаларның ничек арыганын күреп торам. Балаларга биш көн укыту җитә дип уйлыйм. Миңа калса, көнгә бер дәрес артык яки ким укудан берни үзгәрми. Моның өчен бары дәресләрне дөрес итеп төзергә генә кирәк.
Мәгариф өлкәсендә 20 елдан артык эшләү тәҗрибәм бар. Кайбер дәресләр бөтенләй мәгънәсез үтә кебек. Әйтик, укытучы параграфны күчереп язарга куша. Бу бит белем бирү түгел. Һәр буын аерыла. Хәзерге яшьләр күп белә. Мәгълүматны төрле чыганаклардан ала. Интернет укытучыга караганда күбрәк белә. Укучыларга күбрәк аралашуга корылган, практик дәресләр, төрле тикшерүләр ошый. Практика ул – тормыш. Кеше алган белемнең нибары 10 процентын гына көндәлек тормышта куллана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat