Чаллыда яшәүче Мурадимовлар гаиләсе җәй көне Яңа Чишмә районына кайткач, саескан баласын кулга ияләштершәләр. Дөресрәге, 9 яшьлек Кәрим исемле уллары оясыннан егылып төшкән кош баласы тотып кайта. Әнисе Энҗе, каян алдың шунда илт, дип кире дә җибәрә. Әмма Кәрим инде саесканны каян тапканын оныта һәм өйгә кош белән әйләнеп кайта.
– Каенатам да хайваннар ярата. Улым да бабасына ошаган, — ди Энҗе. – Авылга кайткач улыбыз хайваннар янында мәш килә инде. Менә быел саескан баласын үстерде. Әнисе эзлидер дип кире дә илттерткән идем, таба алмыйча кайтты. Кош безгә бик тиз ияләште. Тавышыбызга килә иде. Кешеләрне яратты. Улым үзенә ашарга дип биргән акчаларга да кошлар өчен азык ала. Күңеле шундый инде аның.
Кәрим мәктәптән кайтышлый ашханәгә кереп аннан ипиләр алып юл буе кошлар ашата икән. Әнисе әйтүенчә, яралы кошлар күрсә, аларын өйгә алып кайта. Кайберләрен терелтеп очыртып җибәрәләр, үлгәннәрен күмәләр икән.
Кәрим саескан белән бик дуслаша. Җәй буе авылда тора, дустын ашата. Тик менә шушы көннәрдә генә саесканы юкка чыккан. Кәрим дә, бабасы да аптырашта. Йә башка саесканнарга ияреп ерагырак очып киткәндер, йә инде берәр күңелсезгә хәлгә юлыккандыр, диләр.
– Ул югала торган кош түгел иде. Кешеләргә бик ышанды. Берәр явызрак кешегә очрадымы икән, әллә инде башка күңелсез хәл булгандырмы, белмибез. Саескан килми башлагач, борчылдык инде. Исән булса безгә очып кайтыр әле ул, – ди Энҗе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat