Апас Казанга килгән: Рафис Гаптелганиевнең иҗат кичәсе ниләр белән истә калды?

Якташларың булса шундый булсын! Апаслар кебек. Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күп җырлар һәм шигырьләр авторы, Олы Болгаер егете Рафис Гаптелганиевнең иҗат кичәсенннән әнә шушы сүзләрне кабатлап чыктым. 

Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте әнә шулай итеп бер юлы ике эш башкарган. Якташларының иҗат кичәсе һәм Казанда яшәүче апаслылар бергә җыелган.Әле алай гынамы, бер кешене хөрмәт итеп бөтен район урыннан кузгалган! Залда Апас райоын башлыгы Айрат Җиһаншин да бар иде. “Сәйдәш” мәдәният йорты фойесында Апас районының тарихы, анда туып чит җирләрдә яшәүче данлыклы якташлары турында мәгълүмат бар иде. Эчкәрәк узуга исә, Апасның уңган-булган кул эше осталары чикккән мендәр тышы, сөлге, күннән милли бизәкләр белән ясалган кирәк-яраклар һәм татар орнаментлары төшерелгән савыт саба, калфак-түбәтәйләр бар иде.

– Якташларым белән бер рәхәт итеп очрашасы килгән иде, – ди апасларны бер урынга җыйган Рафис Гаптелганиев. – Иҗат кичәмнең беренче өлеше районыма, аннан чыккан күренекле шәхесләргә багышланган иде. Икенче өлештә минем җырларымнан торган концерт булды. Соңгы ун елда иҗат ителгән иң яхшы җырларны барладым. Сәхнәдә инде танылган җырчылар арасында, әле яңа гына сәхнәдә чыгыш ясаучылар да бар. Аларын да тамашачы күрергә тиеш дип уйладым.

Иҗат кичәсе бик матур гына барды. Әйтерсең, без Рафис абыйның ишегалдында кич утырабыз. Сәхнәдә ул язган җырларын башкарылар. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов беренче тапкыр Рафис Гаптелганиев шалтыраткач, бераз куркып та кала. Чөнки, Рафис абый гомере буе прокурор булып эшли. Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах та прокурорлар белән юлың очрашмасын, дип шаярта. Ул да һәм аның хатыны Гүзәл дә Рафис Гаптелганиевның күп кенә җырларын башкара икән.

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов Рафис абый өчен иҗатташ дус кына түгел, бик якын кеше. Якташлар. Сәхнәгә чыккан Фердинанд Сәлаховны тамашачы бик зурлады. Шулай ук Бәширә Насыйрованың да чыгышын алкышлап алдылар. Кыскасы, җырчыларның матур җырлары һәркем күңеленә хуш килде. Ә бит колак иң элек җыр сүзен тыңлый. Аларны Рафис абый шулкадәр оста итеп язган. Шундый җырларның берсен Апас мәдәният йортында эшләүче Айрат Айтуганов башкарды. Кайбер Казан артистларын бер якка куярлык моңы бар үзенең.

Рафис Гаптелганиевның кызы Гөлүсәнең чыгышы да күпләрнең күңеленә хуш килде. Матур җырлый. Әмма мин аның чыгышында җырдан бигрәк сәхнә тулы ярату күрдем. Кыз белән әти арасындагы иң зур яратуны тоеп күзләр яшьләнде, хәтта!

Сәхнәгә Рафис Гаптелганиевны котлар өчен якташлары да менде, дуслары да сүз алды. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин исә, туган ягын таныткан өчен рәхмәтен җиткерде. Дуслары исә, төрле җирләрдән килгән иде. Чирмешәннән килгән дуслары аның белән булган истәлекләрне дә искә төшерде. Баксаң, Рафис абый заманында шул районда прокурор булып торган икән.

– Гадәттә, районда эшләп киткән прокурорларны бик искә алмыйлар. Ә сезне бөтен кеше ярата. Заманында күп кенә каршылыкларны җиңгән һәм тәртип урнаштырган кеше сез, — диде Чирмешәннән килгән дуслары.

Рафис абый үзе бик тыйнак. Елмаеп кына тора, артык сүз дә сөйләшми. Әле өстәвенә туган көне дә икән. Гаиләсендә ышанычлы ир, яхшы әти диделәр аны. Дусларының күбесе Рафисны яшь килеш саклаган һәм кадерләп торган өчен хатыны Диләферүзгә рәхмәтен дә җиткерде.

Тәртип сагында гына түгел, сәнгать сагында да торучы ул. Җырларын бер тыңласаң, гел тыңлыйсы гына килеп тора. Иҗат кичәсе ялыктырмады да, күп сүзләр белән ардырмады да. Рафис Гаптелганиевның бар тормышын җырлары аша ачып бирделәр. Әле тагын шунысы бар – ул ахырдан сәхнәгә чыгып дуслары хакында бик матур җыр башкарды. Анда мондый сүзләр бар иде, “Миңа Ходай яхшы дуслар биргән!”. Ә без аның шулай икәненә инандык та.

– Районыбыз кешеләре белән горурланып яшим. Без гел бергә. Шәһәрдә булсак та, безне бер учка җыеп торучы якташлар җәмгыяте бар. Казанда да ялгыз түгелбез, – ди Апас кызы Илүзә Бикчәнтәева. – Һәр кешегә үзенең туган ягын яратып, тамырларын белеп яшәргә язсын. Кайда гына яшәсә дә, туган ягы кирәк кешегә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү