Татарстанда 9 ай эчендә 70 кеше янып үлгән

Карактан кала, уттан калмый! Ут кеше гомерләрен дә алып китә. Татарстанда ел башыннан бүгенгә кадәр янгыннарда 70 кеше һәлак булган. 9 ай эчендә 2962 янгын теркәлгән.

Узган ел белән чагыштырганда 24 процентка ким дигән сүз әле бу. Былтыр шушы вакытка 3897 янгын очрагы теркәлгән булган. 2023 ел белән чагыштырганда һәлак булучылар саны да кимегән. Узган ел бу сан 96 булган. Әлеге хакта “Татар-информ”дагы очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика бүлеге җитәкчесенең урынбасары Олег Маринин сөйләде.

– Иң күп янгын очраклары Баулы, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тәтеш, Теләче районнары һәм Казанда теркәлде. Әлмәт, Апас, Балтач, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнарында һәм Чаллыда янгында һәлак булучылар саны иң күп теркәлде, – ди Олег Маринин.

Белгеч янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен әйтте. Электр җиһазларның төзек булмавы, мичләрнең төзексезлеге, ут белән саксыз куллану төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
– Көзге-кышкы чорда янгыннар саны арта. Сентябрь аенда 334 янгын теркәлгән, 2 кеше һәлак булган, 8 кеше тән җәрәхәтләре алды, – ди Олег Маринин. – Уттан саклану өчен һәр йортка янгын хакында хәбәр бирүче җиһаз куярга кирәк. 2016-2024 елларда 118 янгында шушы җиһаз аркасында кеше гомерләре сакланып калган.
Ут белән шаяручыларга сак булырга кирәк. Кагыйдә бозучылар физик затларга 5-15 мең сум, вазыйфаи затларга 20-30 мең суга, юридик затларга 300-400 мең сум штраф каралган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү