Яшьләр өчен безнең республикада бөтен ишекләр дә ачык. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышында шулай дип белдерде. Яшьләр парламентында эшләүнең зур тәҗрибә булуын да искәртте ул.
– Яшьләр парламенты чын сәяси мәктәпкә әйләнде. Биредә эшләү – зур тәҗрибә. Монда сез күп нәрсәгә – аудитория алдында чыгыш ясарга, үз тәкъдимнәрегезнең дөреслеген исбатларга өйрәнәсез һәм, гомумән, үсеп килүче буынга үрнәк булып торасыз. Бүген Татарстанда яшьләргә тормышта үз урыннарын табу, уку һәм эшләү, нык гаилә кору һәм балалар тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Безнең республика яшьләр өчен мөмкинлекләрне үстерү дәрәҗәсе буенча күп еллар дәвамында ил төбәкләре арасында иң алдынгы сафта тора. Безнең республикада яшьләр өчен бөтен ишекләр дә ачык, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. –Яшьләр мохите, башкалардан аермалы буларак, даими эшчәнлек алып баруны таләп итә. Активлар белән дә, актив булмаган яшүсмерләр белән дә эшләргә кирәк. Дәүләт Советының һәм Яшьләр парламентының уртак бурычлары күп, һәм аларны тыгыз элемтәдә хәл итәргә кирәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та яшьләргә мөрәҗәгатендә шул фикерне ассызыклады. Министр фикеренчә, аларга барыннан да бигрәк урыннарда эшләүгә өстенлек бирергә кирәк.
– Сезнең һәркайсыгыз теге яки бу яшьләр хәрәкәтен, республиканың аерым районын тәкъдим итә. Сез яшьтәшләрегезнең күрсәтелгән ышанычын акларга тиеш, – диде Садыйков үз чыгышында.
Яшьләрнең дә әйтер сүзе, телгә алып сөйләрлек эш нәтиҗәләре бар. Татарстан Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сүзләренә караганда, биш ел эчендә алар тарафыннан 17 утырыш үткәрелгән. Анда йөздән артык мәсьәлә каралган. Алар арасында закон чыгару һәм иҗтимагый инициативалар, белем бирү проектлары да шактый. Шул вакыт эчендә яшьләр халыктан килгән 2 меңләп мөрәҗәгатьне караган, 400 дән артык парламент дәресе үткәргән, 300 гә якын бушлай юридик консультация уздырылган.
– Беренче чакырылыш Яшьләр парламенты әгъзалары эшенең төп кагыйдәсе ачык булу, ярдәм итү, хәйриячелек, яңа кадрлар әзерләү һәм үстерүдән гыйбарәт иде. Карьера үсеше турында сөйләгәндә, Яшьләр парламенты аның вәкилләре өчен социаль лифтка әйләнде. Без егетләрне җитәкче вазыйфаларга тәкъдим иттек. Алар арасында министр урынбасарлары, район аппаратлары җитәкчеләре, бүлек башлыклары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар бар, – дип, ачыклык кертте Шимина.
Яшьләр парламентының яңа составына да әнә шундый зур өметләр баглыйлар. Быел 100 урынга 630 гариза килгән, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 185 кандидат катнашкан. Утырышта Яшьләр парламенты рәисе дә сайланды. Әлеге вазыйфага җиде кандидат тәкъдим ителгән иде. Нәтиҗәдә, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе итеп «Ярдәм янәшә» волонтерлык һәм иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек буенча координатор Дамир Нургалиев сайланды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat