Торак, төзелеш, коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышын үткәрде. Искәртеп үтик: Рөстәм Миңнеханов әлеге комиссиянең рәисе булып тора.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов комиссиянең нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте: ТКХ һәм төзелеш тармаклары буенча 80 нән артык актуаль сорау каралган, шуларның 30 ы законнарда чагылыш тапкан. Рәис искәрткәнчә, бүгенге утырыш үз эченә 12 федераль проектны алган «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын формалаштыруга багышланган. Бу проектларны тормышка ашыру «Уңайлы һәм имин шәһәр мохите» илкүләм проектының максатларына ирешүгә китерәчәк.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләргә күз салыйк. Рәис әйтүенчә, терәк торак пунктларга аерым игътибар биреләчәк. Шул ук вакытта бу категориягә кермәгән җирлекләрне дә онытасы түгел (терәк торак пунктлардан тыш җирлекләрдә 40 млн кеше яши!). Бу торак пунктларны үстерү буенча стратегик план булдыру мөһим.
«Торак» федераль проекты турында да сүз булды. Рәис билгеләп үткәнчә, соңгы елларда торак төзелеше темплары үсә. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча гына да Россиядә 110 млн кв. м торак кулланылышка тапшырылган. Әмма социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы бу темптан калыша. Фатирларны күбрәк төзү нәтиҗәсендә, торак белән тәэмин ителеш күрсәткече арта артуын. Социаль инфраструктура төзелеше нормативларын файдалануга тапшырыла торган квадрат метрлар күләменә карап түгел, ә яшәүче кешеләр саныннан чыгып карарга кирәк дигән фикер яңгырады утырышта. «Торак» федераль проекты кысасында авария хәлендәге торак фондын киметү мәсьәләсе дә телгә алынды.
Тагын бер мөһим федераль проект – «Ипотека». Ташламалы ипотека кредитлары буенча федераль ярдәм чаралары бирелү нәтиҗәсендә, төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыруның рекордлы темпларына чыкты. Шул ук вакытта ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылгач һәм төп ставка югарыга үрмәләгәч, фатир сатып алучылар саны кимү күзәтелә. Бу бигрәк тә зур шәһәрләргә кагыла. Мәсьәләнең уңай чишелешен табу өчен, яңа алымнар барлыкка китерү шарт. Миңнеханов моның бер ысулы буларак социаль торак төзелешен тәкъдим итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat