Бюджет проекты Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды

Бүген Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» һәм «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.

Депутатларга 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразы турындагы мәгълүматны Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин җиткерде. «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын ТР финанс министры урынбасары Гела Герасимова тәкъдим итте. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, өч ел эчендә бюджет структурасында беренчел һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнар күләме 86% ка кадәр артачак. Аның сүзләренә караганда, социаль өлкәгә чыгымнар параметрлары социаль чыгымнарның ел саен үсеш динамикасы турында сөйли.
ТР бюджеты һәм ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының сәламәтлек саклауга чыгымнарының гомуми күләме 2025 елга 122,2 млрд сум күләмендә билгеләнгән, 2026 елга – 129,5 млрд сум, 2027 елга – 134,6 млрд сум. «Социаль сәясәт» бүлеге буенча 2025 елга 62,3 млрд сум, 2026 елга – 64,7 млрд сум, 2027 елга – 68 млрд сум күләмендә чыгымнар планлаштырылган. Гела Герасимова билгеләп үткәнчә, 2024 елда гамәлдә булган социаль пособиеләрнең барлык төрләре 2025-2027 елларга да саклана.

Физкультура һәм спортка 2025 елда – 13,1 млрд сум, 2026 елда – 14 млрд сум, 2027 елда-15,1 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла. 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты фаразында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга һәм аларны савыктыруга 2 млрд 543,7 млн сум акча каралган.

Бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ватандашларыбызны чит илләрдән күчерү программасын финанслау күләме һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары белән кызыксынды. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина 2024 елда яңадан ачылган “Яратам”, “Вертолетлар” яшьләр үзәкләре һәм “Ышаныч” үзәге филиаллары эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү зарурлыгына игътибар итте. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова авыру балаларны үпкәләрнең ясалма вентиляцияләү аппаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсе, комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова һәм РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова илкүләм проектларны финанслау һәм Донбассның Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларын республиканың балалар лагерьларына кабул итүне дәвам итү перспективалары белән кызыксынды.

Гадәттәгечә, республика бюджеты белән бер үк вакытта парламентта алдагы өч елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да карала. Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, фонд бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2025 елга 85,9 млрд сум, 2026 елга 91,7 млрд сум һәм 2027 елга 95,8 сум булыр дип планлаштырыла.

Фонд бюджеты чыгымнары хезмәткә түләү фонды үсеше индексларын һәм агымдагы чыгымнарны исәпкә алып 2025 елга 85,9 млрд сум күләмендә билгеләнгән, 2026 һәм 2027 елларның план чорына чыгымнар 91,7 млрд сум һәм 95,8 млрд сум тәшкил итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү