Табиб шешенү сәбәпләрен аңлаткан

Эндокринолог, Европа медицина үзәге белгече Камилә Тәбиева, “МедикФорум” хәбәрчесенә шешенү сәбәпләрен аңлатып, аларны һич тә игътибарсыз калдырырга ярамавын искәрткән.
Белгеч әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, ашкайнату, лимфа, бәвел бүлеп чыгару системаларында теге яки бу көйсезлек пәйда булганда шешенкелек барлыкка килә.

“Күпчелек очракларда кан тамырларындагы яки йөрәктәге җитешсезлекләр аркасында шешенү барлыкка килә. Моны веналарның киңәюе (варикоз), йөрәктә миокардның кысу сәләте кимү китереп чыгара. Йөрәк начар эшләсә, шешенкелек кичен арта. Ул хәлсезлеккә, йөрәкнең еш тибүенә, хәтта тыныч вакытта да сулыш кысылуга китерә”, – дип аңлатып үткән табиб-эндокринолог.
Табиб сүзләренә караганда, бөердә җитешсезлекләр булган очракта, шешенкелек иртән пәйда булып, көнозын үзен сиздереп торырга һәм кичен бетәргә мөмкин. Ә инде ашкайнату органнары көйсез эшләсә, бавыр циррозы барлыкка килсә, табаннар, балтыр, ботлар, бигрәк тә корсак шешенә.

“Шешенүнең тагын бер сәбәбе – калкансыман бизнең начар эшләве. Әйтик, гипотериоз авыруы вакытында шулай була. Мондый очракта бит шешенә. Кайбер вакытларда шеш бөтен тәнгә дә күчәргә мөмкин”. – дип йомгак ясаган сүзенә Тәбиева.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү