1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шул уңайдан котлау юллады.
«Бүген Татарстанда 935 меңнән артык өлкән кеше яши. Шунысы куанычлы: республикада озак яшәүчеләр саны елдан-ел арта. Бездә йөз яшен тутырган 233 кеше бар. Татарстанда ел саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 50 меңнән артык кешенең сәламәтлеге кайгыртыла. Өлкәннәребезнең спортта, иҗатта, мәдәни һәм иҗтимагый тормышта, волонтерлыкта актив булуы сөендерә. Бүген «көмеш» волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертәләр, үсеп килүче буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булып торалар. Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, матур тормыш, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим», – диелгән котлауда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat