Быел июль аенда Минзәлә районының Мәлкән авыл җирлеге территориясендә үткәрелгән казу эшләре вакытында археологлар «Яңа Бикчәнтәй каберлеге»нә юлыкканнар. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты тарафыннан әлеге каберлек мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Бу хакта безгә комитетның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәлкәндәге мәрәкәләр
Казу эшләре вакытында таш гасыры чорында яшәгән борынгы кешеләр күмелгән тугыз каберне ачыклаганнар. Анда тимердән ясалган ук очлары, шулай ук болан, кондыз, байбак, балык, кабан дуңгызы тешләреннән, Урал буе серпентинитыннан ясалган бизәнү әйберләре табылган.
Белгечләр әйтүенчә, мондый табылдыклар Россиянең Европа өлешендәге дала зонасында, Хвалынск, Мариупольдә табылган каберлекләрдә күзәтелгән. Радиоуглерод ярдәмендә ясалган анализлардан күренгәнчә, әлеге каберлекләрнең безнең эрага кадәр бишенче меңьеллыкның уртасына, икенче яртыеллыгына туры килүен исәпкә алсак, Яңа Бикчәнтәй каберлеге дә шул чорга туры килә, дип әйтергә була.
Тикшеренүчеләр бу каберләрнең Мисыр пирамидаларына караганда бер мең ярым елга борынгырак икәнлеген ачыклаганнар. Әлеге зиратта металл эшкәртә белмәгән борынгы кешеләр күмелгән. Алар коралны таштан, сөяк һәм агачлардан ясаганнар. Кешеләр зур булмаган төркемнәргә берләшеп яшәгәннәр, балыкчылык һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр дип фаразлана. Ул вакытта күлләрдә һәм елгаларда төрле-төрле балык күпләп үрчегән, урманнарда боланнар, пошилар, кабаннар яшәгән. Бу хакта каберләрдәге табылдыклар сөйли.
Арада ике кабер бигрәк тә күзгә ташланып торган. Беренчесендә хатын-кыз белән бала җирләнгән. Якынча 4–5 яшьлек бала хатын-кызның аяклары арасына куелган. Кабергә күп итеп охра (тимер гидраты белән балчык кушылмасыннан торган табигый пигмент) сибелгән булган. Аякларына берничә йөз данә бизәнү әйберләре куелган, кабан тешләреннән ясалганнары да булган. Икенче кабердә исә өлкән кешенең скелеты яткан. Беренчесенә караганда азрак, әмма шундый ук бизәнү әйберләре, муенында кабан тешләреннән ясалган муенса булган.
Җирләү урыннарыннан кала, некрополь (зират) мәйданчыгында археологлар «корбан комплекслары» дип аталган урыннарга да тап булганнар. Охра сибелгән бу чокырларга сәдакалар куелган. Бер шундый чокырда сөяктән ясалган 114 муенса, икенчесендә – серпентиниттан ясалган төрле формадагы 8 муенса, өченчесендә кулон һәм ук очы табылган.
Җирләнгән кешеләрнең ничә яшьтә булуын билгеләү өчен, археологлар каберләрдән материаллар алганнар.
Бу борынгы каберләрдән тыш, археологлар алдагыларыннан шактый аерылып торган тагын ике кабергә юлыккан. Аларында тимердән ясалган әйберләр, шул исәптән пычаклар да булган. Галимнәр, соңгылары урта гасыр тарихына туры киләдер дигән фикердә калган. Моннан тыш, каеннан сумала (дегет) кудыру өчен җиһазлар да табылган.
Белмичә дә калганнар
Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты биргән мәгълүматтан тыш тагын ниләр бар икән дип, сорашырга, эзләнергә тотынган идем. Комитетта эшләүче археологлар: «Без башка берни дә белмибез. Татарстан Фәннәр академиясенең археология институтына мөрәҗәгать итсәгез, әйбәтрәк булыр», – диделәр. Тик, ни кызганыч, Минзәләдәге әлеге казу эшләре турында миңа анда да берни әйтә алмадылар. Хәтта аптырап калдылар. Бары тик сорауны язып, җавап алыр өчен сайтта гариза калдырырга гына куштылар. Ни кызганыч, җавап әлегә кадәр килмәде. Таныш археологларга турыдан-туры шалтыратуымның да файдасы булмады.
Мисыр пирамидалары белән чагыштыру үзе генә дә шаккатмалы хәбәр кебек бит инде югыйсә. Җирле халык белми калмас дип, Минзәлә районы газетасына шалтыратам. Алар да: «Без бу хакта берни белми калдык. «Татар-информ» да чыккан хәбәрне укыгач, гаҗәпләнеп калдык», – диделәр. Тагын да якынрак киләсе килеп, казу эшләренең Мәлкән авыл җирлеге территориясендә баруын ачыкладым. Трубканы авыл җирлеге сәркатибе алды. Бу хәлгә шунда гына азрак ачыклык керде.
– Яңа Бикчәнтәй – юкка чыккан авыл инде ул. Ык елгасының аргы ягында. 1975 нче елларда ул җирләр су астында калган иде. Халкы төрле җирләргә, күбесе бу якка күченде. Без археологларның киләсен белдек. Хәбәр җибәргәннәр иде, – диде ул.
Мин шунда ук эләктереп алдым:
– Димәк, сез кемнәр килгәнен дә беләсез инде. Исемлек тә калгандыр, – дим.
– Пензадагы кайсыдыр югары уку йортыннан иде алар. Практика үтәргә килгән студентлар. Мин аларны бер генә тапкыр күреп калдым. Ике яшь кенә кыз командировочныйларына мөһер куйдырырга килгәннәр иде. «Археолог булырга укыйбыз. Икенче курста», – диделәр. Кайсы институт икәнлеген дә хәтерләмим. «Документларны да тиз генә табып булмас инде», – диделәр. Ә болай үзебез барып йөрмәдек. Дөрес, шул килүдә, кызыксынып китеп, студент кызлардан нәтиҗәләрен безгә дә җибәрүләрен сораган идем. Әмма алар мине онытты.
Комитетта әйтүләре буенча, Яңа Бикчәнтәйдә казу эшләре киләсе елда дәвам итәчәк. Ни кызганыч, «Кем тарафыннан, кайчан?» дигән сорауларга әлегә җавап таба алмадым. Мәлкән авылында да, Минзәлә редакциясендә дә кызыксындыру уята алдык шикелле. Бәлки киләсе елда белмичә калмаслар, безне дә яңалыклар белән таныштырырлар, дип уйлыйк.ү
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat