Израиль Ливанны утка тотуны көчәйтте: зур сугыш башланмасмы?

Үткән атнада Якын Көнчыгышта чын мәгънәсендә драматик вакыйгалар уйналды. Израиль Ливанны Гәззә ысулында утка тотуны көчәйтте. «Хизбулла» лидеры, 32 ел буе шигый партиясе башында торган Хәсән Нәсралла һәм Ливан Каршылыгының башка лидерлары, Бәйруттагы җир астындагы штаб-квартирада очрашу-киңәшмә үткәргән вакытта, җир асты бункерларын җимерә торган махсус ракеталар атып, үтерелде. Нәсраллага симпатия белән караучылар да җитәрлек, антипатия белдерүчеләр дә байтак, әмма бер нәрсә хак: төбәктәге йогынтылы зур лидер тормышы фаҗигале рәвештә төгәлләнде.

Көнбатыш матбугаты бу үлемне киң яктыртты. Американың йогынтылы көндәлек газетасы WSJ (Уолл-стрит джорнэл) «Хизбулла»ның үз эчендә Иран сәясәтенә мөнәсәбәтле рәвештә каршылыклар һәм ризасызлык тууын, киңәшмәдә нәкъ шул хакта сүз барырга тиеш булуын яза. Тел төбен аңлыйсыздыр: янкилар, Нәсралла үлемендә Иран катнашы бар, дигән фикер үткәрә. Алар фикеренчә, «Хизбулла» лидерлары Иранның Израильгә каршы актив хәрәкәтләр башламавына ризасызлык белдерергә җыенганнар. Француз газетасы Le Parisien да Нәсралланың урнашкан урынынын Израильгә Иран агенты тапшырганлыгы турында яза.

Автор Көнбатыш матбугатындагы хәбәрләрне дөрес дип әйтергә җыенмый, әмма ул инде күптән әйтеп килә: Иран, Израиль, Америка – чынлыкта, аркадашлар алар. Август уртасында гына Трамп та бу хакта: «Барысы да Иран Израильгә һөҗүм итәр дип көтә, ләкин ул моны беркайчан да эшләмәячәк, ышаныгыз миңа», – дип белдергән иде. Иранның үз эчендә катлаулы процесслар һәм каты көрәш бара. Ул көрәшнең нечкәлекләрен без белеп бетерә алмыйбыз. Ләкин бер нәрсәне әйтә алабыз: төбәкнең сәяси ландшафтында зур үзгәрешләр әзерләнә. Зур фетнә учагы кабынырга мөмкин, чөнки алшартлары бар.

Израиль үткән тәүлекләрдә Йәмәндәге стратегик әһәмияткә ия портларны утка тотты. Сүриягә чираттагы һөҗүмнәрен ясады. Дүшәмбе иртәсендә, бу юллар язылган сәгатьләрдә, Сүрия Президенты Бәшәр Әсәднең бертуганы Махер Әсәднең Дәмәшкъ янындагы резиденциясендә ракета һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелүе турында әлегә рәсми расланмаган хәбәр алынды.

Якын Көнчыгыштагы киңәеп баручы конфликт һәм тектоник үзгәрешләр капитализмның глобаль кризисына турыдан-туры бәйләнгән.  Goldman Sachs һәм дөньяның тагын берничә эре банкы финанс спекулянтларын якын арада Европа икътисадының ишелүенә әзер торырга чакырды. Якын Көнчыгыштагы чимал икътисадларының да хәле шәп түгел. Согуд Гарәбстаны яңадан нефть җиһады башларга ниятли, бу хакта рәсми игълан булды инде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү