«Яхъя хәзрәтнең пәриләре идән астында ел әйләнә җиләк үстереп яткан…»

Арча районының Шекә авылында Яхъя ишан пәриләре турында ишетеп кайткан идем. Шул хакта сөйләгәч, бер танышым: «Кара әле, балачакта я бик пычранып кайтсак, я күз уңыннан югалып йөрсәк, әни безне Шекә пәриләре дип әрли иде. Юк сүз булмаган икән», – дип куйды. Аның Балык Бистәсе якларыннан икәнлеген искә алсак, димәк, Яхъя ишанның да, Шекәнең дә, пәриләренең дә даны тирә-якка таралган булган икән, дип уйларга кала.

Яхъя ишан

Музей ачарга килгән кунаклар, авыл кешеләре, мәчеттә намаз укыганнан соң, беренче чиратта Яхъя ишанның каберен зиярәт кылырга юнәлделәр. Күренеп тора: Шекә халкы кадерләп тота мәңгелек йортны. Яхъя ишанның кабер ташы да бик яхшы сакланган. Чардуганын гына берничә тапкыр алыштырдык, диделәр. Хәзрәтнең үлгән елы 1838 дип күрсәтелгән, 85 яшендә җирләнгән. «Элек аның аяк очында чишмә дә агып торган дип сөйлиләр иде. Әмма анысын без хәтерләмибез инде», – дип искә алды авыл кешеләре. Ишан турында легендалар да йөри, хәтта мистик күренешләр дә булгалый икән. Галим Фәрит Яхин бу авылда берничә тапкыр булган, тикшеренүләр үткәргән. «Бервакыт шулай зиратка килеп кердек. Уртада зур гына ап-ак мәрмәр таш тора. Догалар укый торгач, ул таш кечерәйде дә кинәт кенә юкка чыкты. Без бу күренешкә нык гаҗәпләндек. Шул урынга кабат-кабат барып карадык, юк инде, күзебезгә күренгән кебек кенә булды», – дип сөйләде ул. Элегрәк бер тикшеренү эшләре алып барганда, галимнәр кабер ташларын фотога төшереп йөргәннәр. Барлык рәсемнәр дә чыккан, әмма Яхъя ишан бу хәл белән «килешмәгән», күрәсең, тасмада аның кабере төшерелгән урыннар буш калган. Ишан кабере янына килеп дога укысаң, теләкләр кабул була, Аллаһы Тәгалә сихәтлек бирә, дигән ышаныч та яши тирә-якта. Бу хакта мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани дә язып калдырган. Авыл имам-хатыйбы Айдар Хәлиуллин хәзрәткә  ишан статусының ни өчен бирелүен дә аңлатып үтте:

– Бу кешеләр могҗиза ияләре саналганнар. Беренче чиратта дәвалау көченә ия булганнар. Үз авыллары тирәсенә халыкны җыеп, ярминкә ачканнар, ягъни кешеләрнең артык әйберләрен җыярга, сатарга, бүләк итәргә мөмкинлек тудырганнар. Әлеге гамәл исә авылны үстерергә ярдәм иткән. Догаларны озын итеп багышлау да Яхъя хәзрәттән килә, дип әйттеләр. Аның гадәтен халык кабул итеп алган.

Зираттагы төзекләндерү эшләрен башкарырга авылдашлары, эшмәкәр Әгъләм абый Локманов ярдәм итә. Аның әтисе Тәвис хаҗи да авылда кайчандыр имам булып торган. Авыл халкы аларның һәр икесенә дә бик рәхмәтле.

Музей

Нәрсә дисәң дә, авылны барыбер аерым шәхесләр күтәрә. Халыкның эш-гамәлләрен белсеннәр, хатирәләр онытылмасын, югалмасын өчен, кайберәүләр авыл белән кулга-кул тотынышып эшли башлый. Матур табигатьле Шекә авылында сигез балалы гаиләдә туып-үскән Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина да күптән хыяллана иде бу хакта. Музей ачу, экспонатлар әзерләү аның өчен ят эш түгел. Казандагы «Гөлзадә» студиясендәге музеенда берничә тапкыр булганым бар. Анда аның бөтен тормышы сыйган.

Чыннан да, мәктәп бинасында беренче тапкыр ишекләрен ачкан бу тарихи урынга халык ниндидер ашкыну белән аяк басты. Аңлашыла да инде. Чөнки экспонатлар, фоторәсемнәр – барысы да шушы җирдә дөньяга аваз салган кешеләргә бәйле. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, төрле чордагы хезмәт геройларына багышланган төрле стендлар яныннан халык китмәде. Әби-бабайларның, туган-тумачаларның, күрше-күләннең фоторәсемнәре бит, балаларга, оныкларга күрсәтәләр. Барысының да тормыш сәхифәсе җентекләп язылган.

Авылның мөхтәрәм кешесе Мөзәкир Габдрахманов бу хакта: «Мондый күренешләрнең бик нечкә җире бар. Шушы эштә башлап йөргән кешеләр, мәгърифәтчеләребезне, галимнәребезне юлга чыгарган кешеләр – безнең өчен Аллаһы Тәгалә бүләге. Яхъя хәзрәтнең исемен кайтарырга булышкан Гөлзадә ханыма да, кызы Резеда ханыма да, башка галимнәргә дә бу изгелек кайчан да булса бәрәкәт булып әйләнеп кайтачак», – дигән фикерен җиткерде.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Гөлзадә ханым туган авылында мәктәпне дә саклап калган.

– Мәктәпне ябу бит авылны бетерү дигән сүз иде, – ди ул. – Халыкны кузгатып, матбугат чараларына чыгып, телевидениеләргә төшереп, мәктәпне саклап калдык. Шуннан соң мәктәпнең бер бүлмәсендә кызым Резеда белән музей ясарга булдык. Авыл кешеләренә мөрәҗәгать иттек. Ясап чыгар өчен акча да кирәк бит инде. Үзебезнең авыл эшмәкәрләренә мөрәҗәгать иттек. Авыл халкы үзе дә  ярдәм итте.

– Безнең авылдан искиткеч шәхесләр чыккан, – дип, сүзгә кушылды Резеда ханым. – Мәсәлән, минем коллегам, фәннәр докторы, галим Фәрит Бәширов, ике рәссам – Равил һәм Рәшит Заһидуллиннар. Һәр гаиләдә бар андый шәхес. Гомер буена комбайн, тракторда, фермада хезмәт куйган кешеләр – авылны яшәтүчеләр. Шуңа күрә музей төзү турында фикер тугач та: «Әни, без аны Шекә тарихына, Шекә кешеләренә багышларга тиешбез», – дидем.

Чишмә

Яхъя ишан да, Гөлзадә апа да бер үк чишмәдән су эчеп үскәннәр. Халык арасында Изгеләр чишмәсе дип йөртелә ул.

– Бүген  шушы җыелудан файдаланып, чишмәгә аның исемен кушарга  ниятлибез. Дөрес, әлегә шәп иттереп ясап бетерә алмадык без аны. Суы агып тора, торбасын куйдык. Кичә генә тимердән басма салып куйдык, – ди Гөлзадә ханым. – Авылыбызда чишмәләр бик күп. Балачактан бик яратам мин аларны. Бервакыт шулай су чыккан урынга килдем дә  чүмеч белән казыйм, үземчә су чыгарам. Укытучы Нурания апа төшеп килә. «Нишләп казыйсың аны?» – ди. «И-и, Нурания апай, күктә җидегән йолдыз, җирдә җиде чишмә, бездә дә җиде чишмә булырга тиеш бит», – дим. «Борчылма. Син авылыбызның җиденче йолдызы да, чишмәсе дә булырсың», – ди. Яхъя хәзрәт чишмәсе тирәсен дә эскәмияләр, улаклар, тагараклар куеп яңартырга уйлый Гөлзадә ханым.

Әйтергә кирәк, ялгышмаган укытучы. Гөлзадә ханымны авылда «моң илчесе» дип атадылар. Ягъни үткәннәрне көткәннәргә моң аша җиткерүче.

 «Җаның Шекәдә калган синең…»

– Тукайның: «Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем», – дигән сүзләре, мөгаен, минем хактадыр, – ди Гөлзадә ханымның кызы, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина. – Өч айдан алып өч яшькә кадәр мин Шекәдә үстем. Ел саен кайтып йөрдем. Күптән түгел бер танышым белән сөйләшеп торган идек. «Шундый музей ясадык, атна саен попуткалар белән кайтып йөрим. Бик кайтасы килә Шекәгә», – дим. Карап-карап торды да: «Синең җаның Шекәдә калгандыр», – ди бу. Елыйсыларым килде шул чакта. Нәкъ эзенә  басты бит. Әби-бабаларымның нигезен бер дә ялгыз калдырасым килми. Минем өчен Шекәдән дә кадерлерәк урын юк. Тарихның төпкелләренә төшеп, үземнең кем икәнлегемне аңларга тырышам.

Тарих дигәннән, Яхъя хәзрәтнең пәриләре идән астында ел әйләнә җиләк үстереп яткан, дигән легенда бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Балалар куйган бер скетчта Яхъя хәзрәт авыру хатынын баздан алып менгән җиләк кайнатмасы белән сыйлый. Әмма бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә куша. Күршесе кергәч, хатыны серне ялгыш кына чишә һәм бөтенләй урын өстенә егыла. Ярдәм итүен сорагач, Яхъя хәзрәт аңа: «Син серне чишкәнсең, шуңа күрә мин бернәрсә дә эшли алмыйм», – дип җавап бирә. Музейда да бар ул җиләк. Кисмәктә үсеп утыра. Китәргә дип автобуска төялешкәч тә, Резеда ханым кунакларга җиләк үсентеләре таратты. «Сортлы җиләк, бик әйбәт була», – дип мактады. Дөрес әйтүенә һич кенә дә шик юк, Гомәр ага белән Хәтирә апа нигезе менә инде 20 ел буш торса да,  тирә-якны да гөл итеп тота, җиләктән дә авыз иттек. Гөлзадә апа шаяртып кына: «Пәриләре ярдәм итә аңа», – ди. Шулай булгач, Шекә мәгърифәтчеләре нәселенең дәвам итүенә бернинди шик тә калмый инде.

 

  • Шекәдә хәзер 90 га якын хуҗалык бар. Авыл бик таза, йортлар төзек. Әмма һәрберсендә икешәр-өчәр генә кеше яши. Бу – авыл картая дигән сүз. Яшьләр калмый, чөнки эш юк. Күбесе шәһәргә китә. Авылда яшәүчеләр сыер фермасында эшлиләр. Халык үзе дә терлекне күп асрый. Бүген  көтүдә 60 лап сыер йөри.
  • 2010 елдан мәктәптә башлангыч сыйныфлар гына, 6–7 бала укый. Балалар бакчасында – ундүртәү. Ике кибет бар. Юллар салынган, су кергән. Медпункт, китапханә, мәдәният сарае бар. Халык бик актив.  

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү