Кама Тамагы районының Антоновка авылында яшәүче Айгөл һәм Ренат Шәйхәйдәровлар «Ел гаиләсе – 2024» илкүләм бәйгенең «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңгән. Бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә узачак. Биш бала тәрбияләүче әлеге гаиләдәге яшәү рәвеше, тәрбия серләре турында без дә белештек.
Матур булсын…
Күрәсеңме, һәр җирдә матурлык! Шәйхәйдәровлар да балаларын кечкенәдән гүзәллеккә сокланырга өйрәтә. Җирдә үскән чәчәкләрне таптап китмәсәләр, кошлар тавышын ишетсәләр, чишмәләр челтерәвен тойсалар, һичшиксез, күңелләре тупас, битараф булмаячак. Сүз дә, гамәл дә матур булсын, күңел күзе күрсен, кыскасы. Юкка гына беренче сабыйлары Айсел туу шатлыгыннан агач утырта башламаган алар. Бу агачлар үсеп, тирә-якка ямь бирсә, җимешләре белән сөендерсә, әйбәт бит! 13 ел эчендә биек булып үскәннәр инде. Балаларын да үз артларыннан иярткән алар. Шушы еллар эчендә барлыгы 50 мең агач утыртканнар.
Без килгәндә, Ренатның берничә авылдашы белән юл кырында куе булып үскән үләннәрне чапкан чагы иде. Әгәр берәү дә кулына чалгы тотмаса, авыл бик тиз ташландыкка әйләнергә мөмкин бит. Бигрәк тә кечкенә авыллар…
– Без башта Казанда тордык. Мин – юрист, Айгөл икътисадчы иде. Эшемнән ялыккан идем инде. Хатыным да авылны бик ярата. Тоттык та, 15 ел элек Антоновка авылына күчендек. Саф һава, тәмле чишмә суы… безнең өчен иң мөһиме экология иде. Шәһәргә караганда, авылда яшәү күпкә җиңелрәк. Барлык мөмкинлекләр дә бар. Берничә ел элек су юк иде. Хәзер өйләргә анысын да керттеләр. Кыш көне юлны гына чистартып торсыннар инде, – ди Ренат. – Авылда бары күңелгә якын эш кенә табарга кирәк. Питомникта агачлар үстерә башладык. Урман утыртуны үзебезгә социаль проект итеп алдык. Яз көне ташкын суы ярларны юмасын өчен, агачларны Идел буендагы ярмәкләргә утыртабыз. Агачлар күбрәк булган саен авыл да матурая. Киләчәктә балаларга, оныкларга урап кайтырга күркәм урыннар күбрәк булачак. Без утырткан алмагач, груша куакларының саны 500гә җитте. Чия, кызыл һәм кара миләш тә бар. Урманга баргач, җимешеннән авыз итәрлек булсын. Табыш чыганагыбыз – питомник. Яз һәм көз пихта, чыршы, нарат һәм башка үсенте сатып, акча эшлибез. Кирәк кешегә юридик киңәшләр дә бирәм.
Антоновкада ел саен сентябрьдә агач утырту көне бар. Һәркемнең кулында –көрәк. Моңа алдан хәстәрләнә алар. Өмәдә катнашырга дип, хәтта Франция, Африка, Америкадан да киләләр. Һәр гаиләнең – үз вазыйфасы. Кемдер укучыларны каршы ала, кемдер тәм-том белән сыйлый. Балалар өчен тамаша әзерлиләр. Алар Сәйдәш, Моцарт көйләрен тыңлый. Өлкәннәр урман утыртуның файдасы турында сөйли. Кыскасы, шулайрак үтә.
Кагыйдәле йорт
Биш бала дигәнең – 4 кыз һәм 1 малай. Айсел, Суфейра, Тәнвирә, Мафусаил, Айрис исемле алар.
– Малайлар кечкенәдән ир эшен белеп үсәргә тиеш. Мафусаилны 3 яшьтән үк бар нәрсәгә үзем белән ияртәм. Ике ел эчендә инде кадак, чүкеч бирергә өйрәнде. Хатыным кызларны кул эшенә өйрәтә. Бергәләп табак-савыт юа, ашарга пешерәләр. Шоколадны да үзләре ясый, –ди Ренат.
Телефон бирүнең үз кагыйдәләре. Аны балаларга иртән биреп, кич алып куялар. Быел мәктәпләрдә дәрестә телефон тыюны да хуплый алар. Авылда мәктәп һәм бакча юк. Балаларын күршедәге Тенешкә йөртәләр.
– Үз ритмыбыз бар. Кичке сәгать 8–9дә ятабыз, иртә торабыз. Йокы режимы балаларның нервлары тыныч булсын өчен кирәк. Алар мәктәптә яхшы укый. Салкын су белән коенабыз, яланаяк карда йөрибез. Чамасын гына белергә кирәк. Балалар чыныгып үсә, – ди Айгөл.
Һәр әти-әни баласын бары яхшылыкка гына өйрәтә. Олыларны хөрмәт итегез, кешеләргә булышыгыз, гел яхшылык кылыгыз! Шәйхәйдәровларда да шулай. – Бу – сезнең планета, аны саклагыз, якты эз калдырыгыз, дим. Барысына да бездән карап өйрәнәләр. Идел буенда чүпләрне җыябыз. Өйдә дә чүпләрне аерым җыярга гадәтләндек, – ди Айгөл. – Табигатьтә ял итәргә яратабыз. Кечкенә чакта әти-әнием белән бергәләп гөмбә, җиләк җыйган чаклар – иң бәхетле мизгелләр. Учакта пешкән ашның тәмен әле дә онытмыйм. Әтием хәрби иде. Ул инде вафат, әнием Казанда яши. Каенанам Мөслим районында гомер кичерә.
Авылда яшәп тә үзеңне республикага, илгә танытырга була. 2022 елда Шәйхәйдәровлар иң яхшы экогаилә булып танылса, узган ел «Нечкәбил» бәйгесендә икенче урын алган алар. «Замана герое» бәйгесендә дә бүләксез калмаганнар. Кыскасы, дипломнары 80гә җиткән. Быелгы бәйгегә исә гаиләнең уңышлары, тәрбия, традицияләре турында видео төшереп җибәргәннәр. Жюри әгъзаларын тәрбия алымнары гына түгел, Шәйхәйдәровларның агач утыртып, яшел эз калдыруы да сокландырган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat