Узган елда Татарстанда рак авыруларыннан вафат булучылар саны алдагы елдагыга караганда 5,4 процентка күбрәк булган. Табиб-онколог Әмир Хәлимов “Татарстан” дәүләт теле-радиокомпаниясе хәбәрчесе белән әңгәмәсендә организмда нинди билгеләр пәйда булуга табибларга күренергә яки диспансеризация узарга кирәклеге турында сөйләп үткән.
Белгеч мәгълүматларына караганда, 2023 елда республикада калын эчәктә, сөт бизләре, тән тиресе һәм үпкәдә яман шеш очраклары барыннан да күбрәк теркәлгән. Аның әйтүенчә, диспансеризация һәм махсус скрининг программалары ракка каршы көрәшнең нәтиҗәсен көчәйтә.
“Мондый тикшеренүләрне даими узу яман чирне вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә. Ә бу исә куркыныч чирдән уңышлы дәвалануга өмет-ышанычны арттыра”, – дип басым ясап әйткән Хәлимов.
Табиб шулай ук сагайтырга тиешле кайбер билгеләр турында сөйләп үткән. Болар – сулыш кысылу, даими йөткертү, лимфа төеннәре зураю, кинәт ябыгу, аппетит югалу. Мондый билгеләр пәйда булуга ук белгечләргә күренергә кирәк, дигән онколог.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat