Иске Байлар авылында коточкыч янгын: кем гаепле?

Кичә Тукай районының Иске Байлар авылында янгын чыккан. Ике хуҗалыкның да абзарлары һәм берсенең мунчасы көлгә әйләнгән. МЧС хезмәткәрләре, печәнгә ут капкан булырга мөмкин, дип фаразлый. Тик берәү дә шырпы тотмаган… Күршеләр икесе дә  ялгыз яши.

Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев әйтүенчә, янгын Гөлнур Шакиров хуҗалыгында килеп чыккан. Бу вакытта ул чөгендер чистарткан.

– Көн җилле иде. Бу хәл төштән соң булган. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Депо үзебездә бит. Ике йортны да саклап калдылар, – ди Эдуард Гәрәев.  – Печәннән чыгу мөмкин түгел. Әллә ул мунча яккан, белмим. Үзе исә, якмадым, ди. Әллә электр чыбыклары төзек булмаган. Анда тәмәке тартучы юк. Мунча белән сарайлары бер түбә астында урнашкан. Без килгәндә,  нәкъ менә мунчасы яна иде. Күршесендәге Факил өендә булмаган.

Шөкер, терлекләре  исән калган. Абзар булмагач, Гөлнур апага  бер үгезен суярга туры килгән бүген. «Ярыш» хуҗалыгы рәисе Рәсим Шәйхаттаров аңа ярдәм итәргә әзер. Кирәк икән печән, саламын да китерәчәк, сараен да ясарга  булышачак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү