Танылган җырчы һәм композитор вафат булган

Россиянең танылган җырчысы, композитор, “Синий туман” һәм “Не сыпь мне соль на рану” җырлары буенча күпләргә мәгълүм Вячеслав Добрынин 79 нчы яшендә вафат булган. Бу хакта “РБК” артистның хатыны Ирина Добрынина сүзләренә таянып яза.

Узган атнада SHOT телеграм-каналы язганча, Добрынин, инсульт булу сәбәпле, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Артист инде моңа кадәр дә 2 тапкыр инсульт кичергән булган.

Мash телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, композитор баш миендә кан әйләнеше бозылу сәбәпле җан тәслим кылган. Канал артистның менеджеры сүзләренә таянып язганча. Добрынин соңгы ике айда нык авырган һәм урыныннан тормаган.

Вячеслав Добрынин күп кенә популяр җырларның көй авторы буларак мәгълүм. Ул Алла Пугачева, Михаил Боярский, Анна Герман, Лев Лещенко кебек мәшһүр артистларга җырлар язган. 100 дән артык җырын шагыйрь Леонид Дербенев белән иҗат иткән. Моннан тыш фильмнар һәм сериалларга көйләр язган.

Добрынин иҗат эшчәнлеге дәверендә меңгә якын җыр иҗат иткән.

 

Picture background

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү