Татарстан табиблары 30 яшьлек ир-атның өзелгән бармакларын урынына утырткан

Республика клиник хастаханәсе микрохирурглары 30 яшьлек ир-атның бармакларын саклап калган. Ул ике бармагын предприятиедә пресс астыннан деталь алганда өздергән булган. Бу хакта “Татар-информ” РКБның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Чаллыда яшәүче әлеге ир-ат эш урынында прессны очраклы рәвештә хәрәкәткә китергән. Шулчак пресс детале эшченең ике бармагын өзгән. Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе медиклары зыян күрүчене, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, санавиация белән РКБ микрохирурглары карамагына озаткан. Бармакларны уңышлы төстә торгызу мөмкинлеге бик аз гына шәйләнгән.

Икенче травматология бүлеге микрохирурглары аңа 4 сәгать чамасы операция ясаган. Ике бармаксыз кала язган ир-ат хәзерге вакытта бүлектә дәвалануын дәвам итә. Табиблар әйтүенчә, сеңерләренең ни дәрәҗәдә торгызылуы 3 айдан соң гына билгеле булачак әле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү