Татарстанда 935 мең 100 өлкән яшьтәге кеше яши. 2030 елда аларның саны тагын да артачак. Алты елдан республикада яшәүчеләрнең һәр өченчесе өлкән яшьтәге эшкә сәләтле кеше булып саналачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Очрашуда өлкәннәрнең ялы, сәламәтлеге, пенсия хәлләре һәм аларга тиешле ярдәм турында сөйләштеләр.
– Бүген Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшь. 2030 елда ул 77 яшькә җитәчәк. Татарстанда озак яшәүчеләр саны да арта. 2018 елда йөз яшьне узган 174 кеше булса, быел 233 кеше бер гасырлык гомер юлын үтүчеләр рәтендә. Иң өлкән хатын-кыз Алабугада яши, иң өлкән ир-ат Питрәчтә гомер итә, – диде Эльмира Зарипова.
Сүз уңаеннан, 100 яше тулган кешеләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшыралар.
Министр, алдагы еллардагы вазгыятьне инде быелдан кайгырта башлаячакбыз, диде. Өлкәннәрнең тормышын уңайлы итәр өчен шартлар тудырырга, ди ул.
– Безгә инде хәзердән үк медицина ярдәме күрсәтү, социаль сәясәт, мәшгульлек һәм актив озын гомер мәсьәләләрен хәл итә башларга кирәк. Билгеле, картлар йортлары да кирәк булыр, шулай ук социаль учреждениеләр төзү мәсьәләсе дә алга килеп баса. Яшел Үзәндә һәм Арчада мондый биналар булыр дип көтелә. Бездә картлар йортларына чират булмаса да, психоневрологик оешмаларда урын юк. Өлкәннәрнең күбесенә урын кирәк. Өлкәннәр арасында психик тайпылышлы авырулар күп, – ди министр.
Эльмира Зарипова «Демография» илкүләм проекты кысасында башкарылган эшләргә дә тукталды. Республикада яшәүче бер генә өлкән дә караучысыз түгел. Кемдер гаиләсендә кадерле, кайберәүләрне социаль хезмәткәр карый, башкаларны картлар йортларында тәрбиялиләр. Бөтен районнарда да «Өлкән буын» федераль проекты ярдәме белән «Озак вакытлы карау системасы» тормышка ашырыла. Атнасына 7–28 сәгать дәвамында өлкәннәргә ярдәм итәләр.
– «Озак вакытлы карау системасы» кертелгәннән соң өлкәннәр арасында ашыгыч ярдәм чакыртулар 10 процентка кимеде. Үзләре теләп хастаханәләрдә ятып чыгучылар саны 12 процентка аткан. Димәк, кешеләр үз сәламәтлегенә битараф түгел. Шулай ук аларны караучылар да зур эш башкара, – ди министр.
Республикада өлкәннәрне тәрбиягә алган 32 гаилә бар. Бу хезмәт түләүле. I төркем инвалидны тәрбиягә алганда, ай саен 10 мең сум акча түләнә. II төркем инвалидны тәрбиягә алсаң, 8 мең сум бирелә. Әгәр инде III төркем яки инвалидлыгы булмаган өлкәнне карасаң, аена 6 мең сум акча каралган.
Акча дигәннән, бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин да шушы темага кагылды. Татарстанда 1 миллион 100 кеше пенсия ала икән.
– Татарстанда картлык буенча уртача пенсия 22 мең 107 сумны тәшкил итә. 80 яшьтән узган кешеләрнең караучылары өчен аларның пенсиясенә ай саен 1200 сум акча өстәлә, – ди Эдуард Вафин.
Өлкәннәрне компьютер осталыгына да өйрәтәләр. Республика әби-бабайлары бер дә заманнан калышмый. Бик теләп белем алалар икән. Әмма алдакчы кармагына эләгүчеләр дә шактый.
– Форсаттан файдаланып, халыкка җиткерәсе сүзем бар. Мошенниклар минем исемемнән төрле социаль челтәрләргә язып, түләүле хезмәт тәкъдим итәләр икән. Ышанмагыз! Гомумән, безнең фонд беркайчан да халыкка түләүле хезмәт күрсәтми. Өйдән өйгә дә йөрмибез, – ди Эдуард Вафин.
Татарстанның штаттан тыш гериаторы Илдар Фәхретдинов исә, республикада өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту өчен барлык шартлар да тудырылган, диде. Республикада 84 гериатрия кабинеты эшли.
Бер җылы сүз булса, авырулар да юкка чыга, ди Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков:
– 2013 елдан бирле «Ветеранга – ветеран игътибары» дигән акция эшли. Урындагы җирле ветеран оешмалары һәр өлкәнгә игътибар күрсәтә. Минем уйлавымча, 60 яшьтән соң бирелгән һәр ел – олы бүләк ул. Ә инде олы яшьтә дә кирәкле һәм кадерле булу – үзе зур бәхет. Якыннарыбызга һәр көн игътибарлы булыйк. Матур сүзләрне кызганмыйк.
САН
20 мең сумнан ким пенсия алган «Хезмәт ветераны»на тиешле ярдәм:
– ЕДВ (бер тапкыр түләү акчасы) – 605 сум;
– социаль юл йөрү билеты;
– бушлай теш куйдыру, колак аппараты алу;
– телефон, радио, антенна түләүләре өчен 50 процент субсидия;
– шәһәрара су юлы һәм тимер юл транспортында йөрү өчен 50 процент ташлама.
20 мең сум яки кимрәк пенсия алган пенсионерларга тиешле ярдәм:
– ЕДВ – 605 сум;
– социаль юл йөрү билеты;
– ял йортына юлламага 5–25 процент күләмендә ташлама (ул керемгә карап исәпләнә).
Капиталь ремонт өчен 70 яшьтән соң – 50 процент, 80 яшьтән соң 100 процент ташлама каралган (бу очракта керем дә, милек тә саналмый).
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat