Аларның фидакарь хезмәте – бүгенге Татарстанның нигезе. Халыкара өлкәннәр көнендә дәүләт хезмәте ветераннары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән, республика иминлеге өчен күп көч һәм энергия биргән ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да нык сәламәтлек, җан җылысы, тынычлык һәм иминлек теләде.
– Сез Татарстан өчен төрле дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфаларда бихисап эш башкардыгыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп. – Сезнең хезмәт сөюегез һәм туган җиргә чиксез мәхәббәтегез республикага бик күп тармакларда алдынгы урыннарны яуларга мөмкинлек бирде.
Парламент башлыгы билгеләп узганча, Татарстан бүген – илнең терәк төбәге, авыл хуҗалыгы, җитештерүчәнлектә алдынгы, социаль проектларны чынга ашыручы республика.
Ул хезмәт ветераннарын республиканың алтын фонды дип атады.
– Яшь буынны тәрбияләүдә дә без сезгә таянабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Ул да котлауларга кушылды.
– Республикабыз казанышларында һәркайсыгызның өлеше бар, мин моңа бик куанам. Алга таба да киңәшләребез, тәҗрибәбез белән газиз Татарстаныбызга булышып торырбыз дип ышанам. Без моны булдырабыз! – диде Дәүләт Киңәшчесе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat