Алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, аларны хата-ялгышлардан сакларга тырыша. Аларның һәр сүзе алтын бөртегенә тиң. Аңлагансыздыр, сүз – нурлы йөзле әби-бабайлар турында.
Сөмбел Билалова, җырчы:
– Балачакта җәйләрне без һәрвакыт авылда дәү әнием һәм дәү әтием белән үткәрә идек. Күбесенчә әни ягына Әлки районына кайттык. Дәү әнием бик кыю, сабыр кеше булды. «Бернәрсәдән дә курыкмагыз!» – дип өйрәтә иде. Савыт-саба, идән юарга, өйдәге барлык эшкә һәм сыер саварга – барысына да дәү әнием өйрәтте. Авылда эш күп булганга күрә, без дә гел эшләргә тырыштык. Тик тормаганны күреп, жәлләп тә куя. «Бераз ял итеп алыгыз», – дип әйтә иде. Дәү әниемнең макарон, кыздырылган суган һәм йомырканы бергә кушып әзерләгән ризыгыннан да тәмлерәк ризык юктыр төсле иде дөньяда! Үзем дә берничә тапкыр шулай пешереп караганым булды, әмма дәү әниемнеке кебек килеп чыкмады.
Дәү әнием олы яшьтә булса да, һәрвакытта да заманча фикерли иде. Аның белән һәрдаим киңәшләшеп тордым. Хәзер алар исән түгел инде… Берничә көн элек кенә фотоларын карап, сагынып искә алып утырдым әле. Аның кечкенәдән үк өйрәткән догалары һәрвакыт исемдә.
Әти ягыннан дәү әтием бик укымышлы кеше иде. Гомер буе укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән ул. Шулай ук бик музыкаль кеше дә. Миңа биш-алты яшь булганда, безнең янга Казанга килеп, үзлегеннән, өйрәнмәгән килеш пианинода уйнап җибәргәне әле дә хәтеремдә.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat