Илназ Гарипов әбисе турында: «Әбием кирәк вакытта усал да булып ала белә»

Алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, аларны хата-ялгышлардан сакларга тырыша. Аларның һәр сүзе алтын бөртегенә тиң. Аңлагансыздыр, сүз нурлы йөзле әби-бабайлар турында.

Илназ Гарипов, җырчы:

– Без абыем белән әни һәм әби тәрбиясендә үстек. Әнием – бик сабыр, акыллы кеше, ә әбием кирәк вакытта усал да булып ала белә. Авылда болай да эш күп: мал-туар да карарга, безне дә ашатырга кирәк. Хәзерге балалардан аермалы буларак, аларның безне гел иркәләп торырга, «Моны ашыйм, моны ашамыйм» дигән көйсезләнүләргә яраклашырга вакытлары булмады да диярлек. Шуңа күрә безне сайланмыйча, көйсезләнмичә генә пешергән ризыкны ашарга өйрәттеләр. Минемчә, бу – дөрес тәрбия.

Әбиемә 21 сентябрьдә 87 яшь тулды. Әбием бик акыллы, тормышка да заманча карый. «Ярар, улым, исән-сау гына булыгыз, үзегез беләсез инде»,  – дип, һәрвакыт хәлләребезне белешеп тора. Авылга әле дә еш кайтып йөрибез. Җылы куллы әбекәемнең мине яратып, сөеп җибәрүләреннән шулкадәр рәхәт, җылы булып китә.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү