Алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен биреп, аларны хата-ялгышлардан сакларга тырыша. Аларның һәр сүзе алтын бөртегенә тиң. Аңлагансыздыр, сүз – нурлы йөзле әби-бабайлар турында.
Гүзәл Шәмәрданова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты:
– Казанда тусам да, җәйләрне гел авылда үткәрә идем. Әтием ягыннан Балык Бистәсе районында яшәүче Габдрахман бабайны күрергә насыйп булмады, ә Рәхимә әбиемне бөтен авыл белә иде. Ул авылыбызның атаклы укытучысы иде. Һәр эшкә дә өйрәтергә теләгәндер инде: көянтә белән су ташыта, керләрне чишмәдә чайкаттыра иде ул. «Синнән бар да була, син булдырасың!» – дип өметләндерүче дә – Рәхимә әбием.
Оныклары күп булса да, үзенең тарихи беләзеген нәкъ менә миңа биреп калдырды. «Менә сиңа меңьеллык ахак кашлы беләзек. Сакла, оныкларыңа бирерсен!» – дип тапшырды.
Әнием ягыннан Актанышта яшәүче әби белән бабай – үзгә кешеләр. Аларга ел саен июль аенда печән вакытына зурлап кайта идек. Сәхия әбием мичтә искиткеч тәмле ипи пешерер иде. Үзе тыйнак, кайвакыт корырак та тоела иде ул. Аларда өстәл янына башта олылар утыра, аннан соң гына балалар җыела иде. Иң беренче булып ризыкны бабай авыз итәргә тиеш. Әбиемнең бабайга карата хөрмәте, аны зурлау балаларында, оныкларында да чагылыш тапкандыр.
Гавис бабай зур шәхес иде. Ул Бөек Ватан сугышы һәм Япон сугышларында катнашкан. Сөйләшергә яратмады, сүзсез генә бөтен эшен эшли иде.
Кызганыч, әби-бабайларым исән түгел инде, әмма алар турындагы якты хатирәләр бүген дә күңелне җылыта, ә авыллардагы йортларына туганнар әле дә җыела.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat