Белгечләр тычкан бизгәге йоктыру куркынычы турында кисәтә

Быел сигез айда 228 тычкан бизгәге очрагы теркәлгән. Тән температурасы күтәрелү, баш чатнап авырту һәм мускуллар сызлау – чирнең билгеләре салкын тигезү белән охшаш. Авыруны хәтта өйдә дә эләктерергә мөмкин.

Еш кына табигатьтә вакыт уздырган яки кимерүчеләр белән элемтәдә булган кешеләрнең бизгәк эләктерү куркынычы зур. Авыруны үз ишегалдыңда да йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә нинди дә булса эшләр башкарганда, битлек һәм перчаткалар кияргә киңәш ителә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире һәм бөер проблемаларыннан интегүчеләр – бигрәк тә куркыныч астында.

Чир көз айларында арта башлый. Аны беренче этапларында билгеләп булмый диярлек. Тычкан бизгәген еш кына салкын тигезү белән бутарга мөмкин. Роспотребнадзор идарәсе хәбәренә караганда, вирус кимерүче хайваннарның төкереге белән бүленеп чыга ала. Кешедән тычкан бизгәге йоктыру мөмкин түгел. Авырудан саклану өчен, мунча, гараж, бакча һәм дачаларда кимерүчеләрдән котылу чарасын күрергә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү