Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын карадылар, шулай ук санкцияләрнең чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда сатып алуларны гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразы предприятиеләрнең, республика башкарма хакимият органнарының, республика муниципаль берәмлекләренең фараз күрсәткечләрен, шулай ук илүләм проектларны, дәүләт программаларын, дәүләт ярдәм чараларын, социаль-икътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадның тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылган.
2025 елда Татарстан Республикасының Тулай төбәк продукты, фаразларга караганда, узган ел белән чагыштырганда 102,9% тәшкил итәчәк, 2026 елда – 102,6%, 2027 елда – 102,7%. 2025 елда тулай төбәк продуктының номиналь күләме, фаразларга караганда, 5 трлн 289,6 млрд сум тәшкил итәчәк, 2026 елда – 5 трлн 569,9 млрд сум, 2027 елда 5 трлн 845,5 млрд сум дәрәҗәсендә.
Сәнәгать җитештерүе үсешенә төп өлешне, профильле министрлык фаразлары буенча, нефть-газ химиясе һәм машина төзелеше комплекслары кертәчәк. Икътисад министры билгеләп үткәнчә, 2025 елда сәнәгать җитештерүе 5 трлн 546,8 млрд сумга кадәр үсәчәк, 2026 елда – 5 трлн 750,6 млрд сумга кадәр, 2027 елда – 5 трлн 970,5 млрд сумга кадәр.
Бюджет турындагы закон проекты буенча фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, комитет рәисе урынбасары Марат Галиев, депутатлар Ренат Мистахов һәм Марат Бохараев игътибарны илкүләм проектларны финанслау, гамәлдәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә юнәлттеләр, шулай ук дәүләт бурычын киметү чыганаклары, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм икътисадның башка тармаклары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү базасы буларак ресурс үзәкләренең финанс базасын тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксындылар.
Бүген республика бюджеты турындагы закон проектын торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетлары утырышларында да тикшерделәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat