Табиб: «Коронавирус белән элеккечә авырыйбыз, яңа билгеләре юк»

Тамак авырта, көчле ютәл борчый… Бу арада күпләр әнә шуннан зарлана. Соңгы атна-ун көн эчендә республикада ОРВИ йоктыручылар саны арткан. Грипп белән авыручылар да бар. Коронавирус белән авыручылар саны инде берничә атна рәттән арта бара. Сәламәтлеккә игътибарны арттырыр чак!

Соңгы бер атна эчендә республикада ОРВИ белән авыручылар саны 19 процентка арткан. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина берничә көн элек журналистлар белән очрашуда шулай дип хәбәр иткән иде. Җиде кешедә грипп ачыкланган. Без эпидемиологик сезонның башында дип кисәтә, белгечләр. Шуңа күрә иммунитетны бүгеннән үк ныгытырга куша алар.

КФУ Университет клиникасының участок терапевты Алинә Заһидуллина, грипп белән ковидтан саклану өчен, вакцина ясатудан да ышанычлырак ысул юк дигән фикердә.

– Хәзер гриппка каршы вакцина ясату өчен иң кулай вакыт. Ник дигәндә, көннәр кисәк суытуга грипп, ковид кебек вируслы авырулар да ешрак күзәтелә башлый, – ди табиб. – Һава торышының кисәк үзгәрүе сәбәпле, организм стресс кичерә. Бу, үз чиратында, иммунитетның төшүенә китерә. Шул рәвешле вируслы авырулар белән беррәттән бу чорда бронхиаль астма, хроник үпкә авыруы (ХОБЛ) һәм хроник бронхит кебек авырулар да баш калкыта. Алардан саклану өчен, вакытында вакцина ясатырга кирәк.

Пандемия чорындагы хәлләр кабатланмасын өчен, гади генә киңәшләрне истә тотарга куша табиб. Кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, урамнан кергәч, яхшылап кулларны юарга, авырган кеше белән күрешмичә торырга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә кирәк.

Сүз уңаеннан, соңгы арада ковидның яңа штаммы пәйда булу турында хәбәр таралды. Ул моңа кадәр ачыкланган штаммнардан күпкә куркынычрак янәсе. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә исә бу хәбәрне кире кактылар. Һәрхәлдә, республикада коронавирусның яңа штаммын йоктыручылар юк.

– Коронавирусның яңа штаммнары гел булып торачак. Табигый мутация процессы бу. Моңа кадәр коронавирусның «FLiRT» дип исемләнгән яңа штаммы турында хәбәрләр таралган иде. Шуңа күрә яңа штаммны ниндидер гайре әйбер итеп кабул итәргә кирәкми. Коронавирус элеккечә үк борынга томау төшү, ютәл, баш авырту, гәүдә сызлау, ара-тирә температура күтәрелү кебек билгеләр белән уза. Ниндидер яңа билгеләр ачыкланганы юк, – дип ачыклык кертте бу уңайдан  Любовь Авдонина.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү