Мәктәпләрдә 10 еллык укытуга күчәргә җыеналар?!

Коены ничек казыйсы? Күптән түгел Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский мәктәптә уку вакытын унбер елдан ун елга кыскартырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, киләчәктә югары уку йортларында 5–6 еллык белем дә үткәндә калачак.  Мондый үзгәрешләр кирәкме? Ә сез ничек уйлыйсыз?

– Вакыт урта белем бирү вакытын кыскартуны таләп итә. Хәзерге вакытта 11 ел уку  бик кыйммәткә төшә. Әйтерсең без XIX гасырда яшибез. Бу үзгәрешләр һөнәри әзерлекне иртәрәк башлау, көндәшлеккә сәләтле булу өчен кирәк. Яшьләргә 19 яшькә җиткәч кенә нинди һөнәр сайларга икән, дип баш ватарга түгел. Барысы да алданрак һәм тизрәк булачак, – диде Владимир Мединский.

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, бүген яки иртәгә берәү дә әлеге яңалыкны кертергә җыенмый. Бу әле фикерләшү генә. Әмма ул укуны кыскартуга каршы түгел.

– Чыннан да, бу тема сораулар тудыра. Беренчедән, югары уку йортлары буенча. Мин физика укытучысы буларак, биш еллык программаны дүрт елда укыдым. Ул чорда физика, математика укытучыларына кытлык иде. Шуңа күрә дәүләт шундый уку тәртибе кертеп, 7–8 ел эчендә республиканы физика-математика укытучылары белән тәэмин итте. Бернинди кыенлыгын да күрмәдек. Укыту программасында киләчәк эшең буенча кирәкмәгән фәннәр дә бар бит. Шуңа күрә күбрәк практикага игътибар итәсе иде. Һәр вуз үз профессиясе буенча предприятиеләр белән бәйләнештә булырга тиеш. Укып бетергән студентларны эшкә чакырырга атлыгып торсыннар, – ди Илдар Гыйльметдинов. – Икенчесе, мәктәпкә кагылышлы ягы. Без заманында  ун ел укыдык. Озак укытуның файдасын күрмим. 11 нче сыйныфта укучылар бары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, вузларга укырга керергә әзерләнә. Уку бөтенләй юк диярлек. Нигә шуның кадәр вакытны әрәм итәргә? Әгәр укытучы әйбәт укыта икән, бернинди репетитор да кирәкми. Бары укытучыларны ничек яхшы итеп әзерләүдән генә тора. 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның 65 проценты техникум, көллиятләргә китә. Безгә хәзер урта һөнәри уку йортларында кемнәрне һәм ничек укыту, нинди профессияләргә өйрәтү турында яхшылап уйларга кирәк.

Буа районындагы Кайбыч мәктәбенең рус теле һәм биология укытучысы Нурлисә Хәсәнова программаны кыскартуны хупламый. Аның фикеренчә, 10 сыйныфка вузга укырга керергә теләгән, белемле укучылар гына кала. БДИ фәннәренә генә өйрәтәләр дигән фикер белән килешми. «Таләпләр зур. Барысын да яхшылап укытабыз», – ди ул.

КФУның Кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы мөгаллиме Айзирәк Садыйковның да фикерен сораштырдык.

– Мин булган системаны үзгәртү яклы түгел. Сыйфатны арттырырга кирәк. 11 ел укып, вуз тәмамлап та, хезмәт базарына туры килми торган профессияләр күп бит. Унбер ел укыганда бала мәктәптән балигъ булып, тормышка әзер булып чыга. Уку вакытын кыскарту гына вазгыятьне уңай якка борып җибәрерме икән? – ди яшь мөгаллим.

Аның әйтүенчә, бу үзгәрешне сүздә генә әйтү җиңел, чынлыкта укытучыларга укыту планнары-программаларын үзгәртергә туры киләчәк, башка бик күп кәгазь эшенә батырачак. Укытудан, хәл ителергә тиешле мәсьәләләрдән читкә генә юнәлтәчәк, ерагайтачак.

Эшмәкәр, блогер Азат Кашапов белдергәнчә, ун яки унбер ел булса да, балалар моңа ияләшәчәк.

– Без унбер ел укыганны замана баласының тугыз елда да укып чыга алуы  бар. Һөнәрне алданрак сайлау өчен мәктәпкә профориентациягә бәйле дәресләрне кертергә кирәк. Үземнән дә чыгып әйтәм. 10–11 сыйныфта: «Нинди фәннән БДИ бирергә икән?» – дип уйлый башлыйсың. Мәктәпне тәмамлаганда, син әле һөнәр сайлауга тулысынча әзер түгел. Предприятиеләргә практикага баруны кертсәләр дә, артык булмас иде, – ди Азат Кашапов.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү