Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды

Россиядә Кораллы Көчләргә көзге чакырылыш башланды. 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 133 мең ир-ат хезмәт итәргә чакырылачак. Аларны хәрби частьләргә 15 октябрь көнне озата башлаячаклар. Ерак төньяк районнарында исә хәрби хезмәткә чакыру 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр барачак.

Россия Кораллы Көчләрен Генераль штабның оештыру-мобилизация баш идарәсе җитәкчесе, контр-адмирал Владимир Цимлянский, әйтүенчә, чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрбиләрне махсус хәрби операциягә җәлеп итмәячәкләр.

Хәрби комиссариатларга килү турында хәбәр итүнең төп чарасы булып әлегә һаман кәгазь повесткалар кала. Тулысынча электрон системага күчү 2025 нче елда булыр дип фаразлана.
Кулга повестка алгач, военкоматка килмәүчеләргә 30 меңгә кадәр штраф яный. Медицина тикшерүеннән бар тарткан өчен – 20 мең сумга кадәр, ә шәхси мәгълүматларны үзгәртмәү өчен 5 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кемнәр хәрби хезмәткә чакырылмый:

– Хәрби хезмәткә чакырудан азат ителгәннәр (вакытлыча яки бөтенләй);
– Сәламәтлеге җитәрлек булганнар («Г», «В», «Д» категорияләре);
– Мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары;
– Хәрби кафедраны тәмамлаучылар;
– Балалар яки башка туганнарын даими рәвештә караучылар;
– Аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүче IT-белгечләр;
– Гыйльми дәрәҗә алучылар;
– Суд карары буенча җәза үтәүче яисә җинаять эше кузгатылган кешеләр;
– Дәүләт Думасы һәм хакимиятнең төбәк органнары депутатлары;
– Янгынга каршы хезмәт, Эчке эшләр министрлыгы һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең (ФСИН) югары белемле хезмәткәрләре.

Илсөяр Галиева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү